Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәкәтне арттырырга!Ничек итеп?

Ютазы районында булган "Җәмәгатьчелек контролен оештыру, коррупциягә каршы торуны көчәйтү максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары хезмәттәшлеген нәтиҗәле итү" дигән темага үткән зона семинар-киңәшмәсендә Татарстан җәмәгатьчелек палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү сораулары буенча комиссия рәисе, ААҖ "ТАТМЕДИА" Генераль директорының киңәшчесе Владимир Шевчук бу яман шешкә каршы көрәштә район...

- Җирле чиновникларның, предприятие җитәкчеләренең үз хакимлегеннән явызларча файдалануы хакында күбрәк һәм курыкмыйча языгыз, - диде ул. Газета битләрендә, радио, телевизорларда коррупция, ришвәтчелек фактлары, үз бурычларын тиешенчә үтәмәүче клерк чиновниклар турында блиц-сораштыру үткәрү дә нәтиҗәле булачагына басым ясады.

Районнарда җәмәгатчелек оешмалары белән очрашуларның, алар белән киңәш-табышның сирәк үтүе фактлары бар икән, шул сорауларга җавап эзләргә кирәклеген әйтте.

Районнарда барлыкка килгән штат-коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе редакцияләргә фактлар тәкъдим итүче үзәккә әйләнергә тиеш. Шул вакытта гына бу хезмәткәрнең чираттагы бюрократ-чиновникка әйләнмәвенә ирешеп булачак.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә вәкиле Салават Рәхимов республикабызда бу проблеманы хәл итүгә бик зур әһәмият бирелүен әйтте. Властьның һәр дәрәҗәсендә эшчәнлек халыкка аңлаешлы алып барылуына Президент Рөстәм Миннехановның көндәлек контрольдә тотуы хакында сөйләде. Массакүләм мәгълүмат чаралары республика җитәкчелегенең яман шешне киметү буенча алып барган сәясәтен урындагы фактлар белән ачып биреп, ныгытырга тиешләр дигән фикер әйтте.

Әлеге очрашуда чыгыш ясаган Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттә урнашкан экономик куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Рафик Минабетдинов үзләренә килгән бер генә хәбәрнең дә тикшерелүсез калмавына басым ясады. Гаепле хезмәткәр, җитәкче нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, административ, уголовный җаваплылыкка тартылачак, диде. Аларның кабул итү телефоннары: Әлмәт коды 8855-3 31-57-01, 43-01-73.

Соңыннан Татарстанда үткәрелгән социологик тикшерүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Безнең район коррупцион куркынычлардан саналмый. Аннан күренгәнчә, ришвәт алуда ГИБДД хезмәткәрләре беренче урында тора. Медицина хезмәткәрләре икенче. Прокуратура һәм суд хезмәткәрләренең, җир бирү белән шөгыльләнүчеләрнең 6, 8, 10 урында торуы бераз аптыратты, билгеле.

Хәер, бу киңәшмәдә куелган бурычларны үтәү йөзеннән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Нәкыйп Илдарханов белән әңгәмә оештырачакбыз. Ул тагын да төгәлрәк мәгълүматлар китерер, үз алдында торган конкрет бурычлар турында сөйләячәк. Коррупциячел саналган сәламәтлек саклау өлкәсендәге җитәкчеләргә укучыларның сорауларын бирдек. Алдан хәбәр иткәнчә, башка тармак җитәкчеләре белән дә түгәрәк өстәл үткәрергә әзербез. Мәктәпләрдә, уку йортларында әлеге яман шешкә каршы профилактика чаралары хакында да (отчет өчен мероприятиеләр генә түгел, зачет куймыйча студентларны интектерү фактлар да булса) сөйләргә әзербез.

Әлеге социологик сораштырудан күренгәнчә, ришвәт бирмичә дә яшәп була диючеләр фәкать 27 генә процент. Акча төртергә әзер торучылар шундый күп булганда, алырга теләүчеләр, билгеле инде табылып тора. Менә шуннан аңлагыз инде, яман шешнең җәмгыятебезгә ничек тирән үтеп керүен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X