Реклама
Җәмгыять
Игенче язны ашыктыра
"Әлеге вакытта 14 дым каплату, 10 культивация, 7 чәчү агрегатына ремонт үткәрелгән, басуларга чыгачак 13 тракторның барысы да әзерлек сызыгына куелган", - ди агроном Мөнир Моратов.
Агрофирмага кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 1000 тонна минераль ашлама кирәк булачак. "Безнең бүлекчәдә былтыргыдан ким булмаган күләмдә минераль ашлама кайтачак", - ди "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Якты юл" бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Зәкәриевич. Тулысы белән чәчү кондициясенә җиткерелгән орлыкның күпчелеге II репродукцияле. 350 т бодай, 310 т арпа, 75 т борчак орлыгы әзерләп куелган, алар инкрустацияләүне генә көтеп яталар.
Бу хуҗалык механизаторлары "корыч атларын" язгы кыр эшләре чорында ватылып төрле өзеклекләр булдырмаслык итеп әзерләгән.
- Уңган егетләребезгә таянып эшлибез, - ди Илдар әфәнде. - Механизаторлар Юрий һәм Александр Коршуновлар, Сергей Колпаков, Юрий Лебедев, Владимир Тощев, Леонид Кудрявцев, Азат Фәрдиев, Газинур Шәфиуллин, Фаил Ганиев, Рим Галиев, токарь Илизар Фарахов һәм башка егетләребез үзләренә йөкләтелгәнне төгәл һәм вакытында башкарып өйрәнгән. Шуңа эшләребез көйле бара.
Хуҗалыкның ындыр табагында да эшләр яхшы гына бара. Склад түбәләрен кардан арындырганнар, стена буйларындагы карны чистартып кына торалар. Бу эштә Илфир Әхметшин, Илнар Ибәтуллин, Радис Гараев, Җәүдәт Мөхәмәтҗанов, Гөлназ Каюмова, Екатерина Кузнецова сынатмыйлар. Бу араларда еш яуган кар аларга тынгылык бирми.
Мал азыгы культураларына да игътибар зур, күпьеллык үлән басулары даими яңартыла, быел да 70 гектар чәчү планлаштырыла. Хуҗалыкта 500 гектар катнаш азык, 600 гектарда кукуруз чәчәргә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев