Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибарсызлык бәласе

12 октябрьдә балалар белән бәйле ике юл-транспорт вакыйгасы булды: берсе Мәскәү-Уфа автотрассасыннан ерак булмаган Айман-Иркәнәш юлында, икенчесе - шәһәребездә. Әлеге юл вакыйгаларының икесе дә машина белән идарә итүчеләрнең игътибарсызлыклары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаулары аркасында килеп чыга. Беренче юл-транспорт вакыйгасы болай булды. Көндезге 12 сәгать тирәсендә ВАЗ-11183 автомашинасын йөртүче Л. Мәскәү-Уфа...

12 октябрьдә балалар белән бәйле ике юл-транспорт вакыйгасы булды: берсе Мәскәү-Уфа автотрассасыннан ерак булмаган Айман-Иркәнәш юлында, икенчесе - шәһәребездә. Әлеге юл вакыйгаларының икесе дә машина белән идарә итүчеләрнең игътибарсызлыклары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламаулары аркасында килеп чыга.

Беренче юл-транспорт вакыйгасы болай булды. Көндезге 12 сәгать тирәсендә ВАЗ-11183 автомашинасын йөртүче Л. Мәскәү-Уфа автотрассасыннан ерак булмаган Айман-Иркәнәш юлында юл хәрәкәте кагыйдәләренең хәрәкәт тизлегенә кагылышлы 10.1 пунктындагы таләпләрне үтәми, транспорт средствосының хәрәкәтен даими кон-трольдә тоту мөмкин-леген тәэмин итүче тизлекне сакламый, нә-тиҗәдә идарәсен югалта, каршы яктагы кюветка төшеп әйләнә. Бу хакта полициягә хәбәр итеп торуны кирәк санамый (ПДДның 2.5 пунктын үтәми), вакыйга урыныннан машинасын чыгарып, Яр Чаллыга китә, хәзерге вакытта Л.ның кайда икәнлеге билгеле түгел. Әмма шушы юл-транспорт вакыйгасы эзсез калмый - тән җәрәхәтләре алган 3 яшьлек пассажир Глеб хастаханәгә озатыла, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелә.

Икенче юл-транспорт вакыйгасы шәһәребездәге Изыскательләр урамының 1 нче комплексында кичке бишләр тирәсендә булды. ВАЗ-21111 автомашинасы белән идарә итүче Ш. шушы комплекстагы кибет янында туктый да, машинадан башта бер баланы төшерә, аннары икенче балага чыгарга булыша, әмма беренче баланы - 5 яшьлек Эмильне игътибар үзәгеннән ычкындыра. Бала машина яныннан кибеткә таба йөгереп китә, шул вакытта янәшәдән узып баручы җиңел машинага килеп бәрелә һәм асфальтка егыла. Тән җәрәхәтләре алган баланы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә илтергә туры килә.

Шуңа күрә дә машина руле артына утыргач, бөтен җаваплылыкның машина йөртүчегә төшүен, пассажирларның, юл хә-рәкәтендә катнашучы-ларның сәламәтлеге дә, гомере дә сезнең кулда булуын беркайчан да истән чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X