Реклама
Җәмгыять
Ике йорт төзеләчәк
Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге 4 нче комплексында менә бер ай инде төзүчеләр кайнаша: биредә, яъни 4/8Аһәм 4/8Бадреслары буенча өчәр катлы ике йорт төзеләчәк. Әлеге төзелешне ТРПрезиденты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияли, заказчысы - "СтройИнвестПро ектСтрой+"ҖЧҖ, подрядчысы -"Мензелинская ПМК"Мелиорация" ҖЧҖ.
Авария хәлендәге тулай торакта яшәүчеләр өчен төзеләчәк йортның нигез чокыры казылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр теле белән әйтсәк, монолитный пояс эшләү өчен әзерлек бара, моның өчен төзелеш материаллары кайтарыла. Подрядчы оешма җитәкчесе Олег Ильин әйтүенчә, шушы көннәрдә йортның нигезен салуга керешәчәкләр.
Ә менә социаль ипотека программасы буенча салыначак (4/8Б йортында) йорт төзү участогында эшләр кайнап тора. Хәзерге вакытта биредә унбиш кеше эшли. Төзүчеләр йортның нигезен салып, цоколь күтәрүне тәмамлап киләләр, монолитный пояс буенча эшләр төгәлләнеп килә.
Янәшәдәге су трассасыннан траншея казып йортка су кертү эшен дә башлап җибәргәннәр. Траншея казу эше экскаваторчы Рөстәм Кирилловка тапшырылган.
Мастерлар Дмитрий Вышенский, Евгений Петров төзелеш материаллары белән бернинди дә тоткарлык юк, барысы да кайтарып торыла, иртәдән кичкә кадәр берөзлексез эшлибез, дип җавап бирделәр.
-Әлеге 36шар фатирлы ике йорт та өчәр катлы, икешәр подъезддан торачак, һәрберсенең гомуми мәйданы 1510 кв.м., бер фатирның уртача мәйданы - 41 кв.м булачак. Социаль ипотека буенча төзелә торган 4/8Б йортын быел декабрь аенда, икенчесен киләсе елда март аенда тапшыру планлаштырыла, - диде безгә төзелеш барышына контрольлек итеп торучы оешманың баш инженеры Рәҗәп Мортазин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев