Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иркәнәшнең Ташлык чишмәсе

Авыл халкы аны райондагы иң күркәм табигать һәйкәлләренең берсенә әверелдерде.

"Ташлык" чишмәсенең тау итә­геннән ике җирдән ургылып чыккан суы тешеңне сындырыр­лык салкын, әмма эчеп туярлык түгел. Аның составында көмеш күп, ә менә кеше организмына ком һәм таш утыртучы тозлар бөтенләй юк диярлек.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдинов Илгиз Шәкүров белән әлеге чишмәнең тирә-ягын матурлау, төзекләндерү буенча сөйләшкәч, чишмәнең проекты сызыла. Икенче көн­не үк чишмәне ремонтларга тотыналар. Разиф Сәлахов,

Разыйф Кәримов генератор алып килеп эретеп-ябыштыру эшләренә тотыналар. Мөҗәһит Мортазин, Хәмзә Лотфуллин, Наил Шәкуров, Мансур Кәби­ров, Камил Миңнеханов, Ра­зыйм Газизов, Айдар Шакирҗа­нов көнне-төнгә ялгап эшләп чишмә янына ташлар тезеп, улаклар урнаштырып, 10 көн эчендә чишмәне төзекләнде­реп матурлап та куйдылар. Чишмә тирәсенә Иркәнәш мәк­тәбе укучылары 50 төп миләш агачы алып килеп утырттылар, хәзер алар үзләре шул чишмә янындагы агачларга су сибеп йөриләр. Чишмә төзекләндерүдә эшләү­челәргә алмаш-тилмәш Рәмзия Сибгатуллина, Рәмилә Шәкүрова, Вә­силә Мөҗипова ашарга пешереп тәмле ризык-лар белән сыйлаган­нар.

Хәзер ике җирдән чык­кан мул сулы ташлык чишмәсе бергә кушы­лып, улакларга тулып, челтер-челтер агып ята, шуның янындагы гына бик матур күл яса­ганнар, күлдә ике пар аккош йөзә, аны Равил тып куйган. Күл янында ат арба­сы тора, чишмәнең янын чыбык-лардан үреп читәнләгәннәр. Чишмәнең өске ягында килгән кешеләргә ял итәр өчен бик ма­тур беседка ясалган.

Авыл Сабантуе көнне әлеге чишмәне ачу тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев