Изге ният белән
- Алдыбызга куелган максатларга ирешү өчен гаять күпкырлы эшчәнлек алып барырга тиешбез. Шулар арасында хайваннар дөньясы һәм судагы биологик ресурсларны саклаудан тыш, аларның ауланган һәм тотылганнарының исәбен алып бару һәм шуны контрольдә тоту, аучылык хуҗалыгы алып бару, балыкчылык һәм умартачылыкны тергезү, сулыкларны һәм ау хуҗалыгын саклау, һөнәрчелек һәм спорт балыкчылыгы оештыру, ау һәм балык тотуны оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аучылар һәм балыкчылар өчен кирәкле товарлар сату кебек эшләр башкару тора.
- Виктор Викторович, шушы кадәр эшчәнлек алып бару өчен зур чыгымнар да таләп ителә бит. Сез ничек хәлдән чыгасыз?
- Бәхеткә каршы, тирә-як мохитны саклауга, табигый ресурслардан рациональ файдалануга, саклауга һәм торгызуга битараф булмаган кешеләр аз түгел тирә-юнебездә. Шулар зур таяныч безгә. Узган ел безнең фондка менә шул рәвешле 10 млн сумлык спонсорлык ярдәме күрсәтелде. Үзебезнең көч белән 900 мең сумга якын керем алынды.
- Сезнең коллектив өчен кайсы чорда эшләр бигрәк тә киеренке: кышкы чордамы, әллә җәйге чордамы?
- Алай аерып карау дөрес булмас иде, безнең эшчәнлек ел әйләнәсе дәвам итә һәм һәр чорның үз мәшәкатьләре бар.
- Соңгы араларда көннәр бигрәк салкын торды. Бу җәнлекләр тормышы өчен дә куркынычмы?
- Алай дип әйтмәс идем, аларга суыкта куркыныч янамый. Алар өчен иң мөһиме - өстәмә азык булу һәм аларның браконьерлардан сакланган булуы. Шуңа күрә без, егерьләр, кышкы чорда утраулардагы кабан дуңгызы, куян, поши кебек ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар һәм җәнлекләр өчен улаклар урнаштырып, аларга тоз, бөртекле ашлык катнашмасы салып торабыз. Әйтик, кабаннар өчен генә дә кышкы чорда 12 тонна ашлык катнашмасы таратылды.
- Сез табигый ресурслардан рациональ файдалануга контрольлек итәбез, дидегез. Рейдлар вакытында браконьерлык фактларына да тап буласызмы?
- Булмасын иде дә соң алар. Кызганычка каршы, андый фактларга да тап булабыз. Фонд территориясендә аучылык, балык саклау инспекторлары, полиция хезмәткәрләре, шулай ук Яр Чаллы экология полициясе белән берлектә рейдлар үткәрелә. 2011-2012 елгы чорда штаттагы егерьләр белән бергәләп шундый 28 рейд үткәрелде, РФ КоАПнең 8.37нче маддәсе, 1 нче, 2 нче өлеше буенча 33 протокол төзелде, законсыз балык тоту факты буенча 2 җинаять эше кузгатылып судка җибәрелде.Шундый рейдлар вакытында ике утлы корал алынып полициягә тапшырылды, сулыклардагы 136 ау алынды, 60 метрдан 100 метрга кадәр җиткән мондый ауларның гомуми озынлыгы 9 километрга җитәр иде.
- Тирә-як мохитны саклауга үзләреннән өлеш кертүче егерьләрдән кемнәрне атап үтәр идегез?
- Рәшит Хәбибуллин, Сер
Биредә гей Воронов, Александр Батраков шундыйлардан. Бу егерьләр тырышлыклары, тынгысызлыклары белән башкалар өчен дә үрнәк булып торалар.
- Сезнең фондның Уставына күз салсак, фонд тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр төрендә автостоянкалар булдыру, көймәләр прокатын, төн кунуны һәм туклануны оештыру да бар. Болар тормышка ашырыламы?
- Шушы максатны күздә тотып узган ел фонд территориясендә ике яр буе базасы булдырылды: берсе - Юртау ермагындагы (на протоке) утрауда, икенчесе - Минзәлә шәһәренең көньяк-көнчыгыш өлешендә - элеккеге күпер янәшәсендәге яр буенда.
Шәһәребездәгесе ничә еллар буена су коеныр урыны булмаган минзәләлеләр өчен менә дигән урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев