Реклама
Җәмгыять
Изгелек нуры чәчүче
Кеше табигате белән шулай яратылган: гомере буе җиһанга, йолдызларга тартыла, илаһи мизгелләрендә күңеле белән галәм киңлекләрен коча. Талант ияләрен, кумирларыбызны да без, күк йөзендә балкыган йолдызларга тиңлибез, аларга тартылабыз, табынабыз. Шушы рәвешле күп вакыт үзенең саф күңелле, шәфкать тулы йөрәге, мөкатдәс эшләре белән янәшәбездәге балкыган җирдәге "йолдызларга" тиешле игътибар биреп...
Ә андыйлар байтак. Түбәндә сүз шундый олы йөрәкле асыл затларның берсе хакында.
Дистә елдан артык бер бүлмәдә кара-каршы утырып бергә эшләгән хезмәттәшең хакында гаять күп язарга да, бөтенләй эндәшми калырга да мөмкин. Ничек утырасың бит. Һәр мәсьәләдә уртак тел табып, киңәшләшеп эшләргә дә, хезмәттәшеңнең чырае баш күтәргән саен күзгә чалынмасын өчен аркага арка куеп утырырга да була.
22 майда үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләгән хезмәттәшебез, "Минзәлә" район газетасының баш редактор урынбасары Асия Минзакир кызы Авзалова белән, йөз яшерерлек гамәлләребез булмады, газета йөген уртак арбага җигелеп тартабыз.
Асия ханым Аксубай районының Иске Кыязлы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Биш бала арасында тәрбияләнгән кыз күмәк гаилә хәстәрлекләрен үз иңнәрендә күтәрешеп, яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе балаларын да тормышта һәрчак кешелекле, миһербанлы, өлкәннәргә игътибарлы, кечеләргә кечелекле булырга өйрәтә. Кызганычка каршы, әтисе Минзакир гына Асиягә 10 яшь тулган чакта гүр иясе була. Дөнья йөген әнисе, абыйлары, апалары һәм Асиягә тартып барырга туры килә. Ул чакта әнисенә биргән 2 гектар чөгендер җирен эшләү дә Асия җилкәсенә төшә. Чөгендер дигәннән моннан 20 еллар элек безнең коллективка да район хуҗалыкларыннан чөгендер җире бүлеп бирәләр иде. Бездә һәр кешегә 4-5 шәр рәт чөгендер тия иде. Аны җәй көне эшкәртеп, көзен ала идек. Шул чөгендер алган мәлдә мәрхүм Миргасим абый, кара-кара бәләкәй генә Асия үзе чөгендер арасыннан күренми дә, чөгендер чаклы гына булса да әллә кая ыргытып бәреп, безне әллә кая калдырып киткән, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора.
Асия 1979 елны урта мәктәпне тәмамлагач ике ел КамАЗның агрегатлар заводында эшләп ала, аннары Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап "Минзәлә" район газетасына юллама буенча эшкә килә. Укыган вакытта телерадио үзәктә эшләгәнлектән аны радиоинформация бүлеге мөдире итеп билгеләп тә куя ул чактагы редактор Мөҗип Хәбриев. Шулай итеп Асия районда радио тыңлаучыларга төрле мәгълүматлар җиткерә, күренекле кешеләр белән әңгәмә оештыра, кыскасы татар теленең тәмен белеп, бөтен нечкәлекләрен тоеп, бөртекләп, җентекләп сөйли. Аннары аның тырышлыгын, булдыклылыгын искә алып социаль мәсьәләләр буенча, партия бүлеге мөдире, редактор урынбасары итеп күчерә мөхәррир. Берара җаваплы сәркатип булып та эшләп ала. Аның социаль өлкәдә, авыл җирлегенә кагылышлы проблемалы мәкаләләре дә игътибарга лаек. Яшь журналистларга менә кемнең мәкаләләреннән өйрәнергә кирәк! Гаять катлаулы темаларга да үтемле, киң катлам укучыга аңлаешлы итеп яза, мәсьәләне тулылыгы белән ачып сала. Объективлык, тирән аналитика, чын хакыйкать, тормышчанлык аның язмаларының асылын билгели. Асия Авзалова җанлы мәкаләләр иҗат итә. Ихтимал, бу аның кызыксынучан характерыннан, аралашучан, һәркем өчен ачык һәм киң күңелле булуыннан киләдер. Берәр авылга барса, аннан әллә нинди мәгълүматлар туплап, кайнап иҗат ителгән мәкалә яза, максатына ирешә, проблеманың асылына төшә. Асия ханым бүгенгәчә журналистның төп принцибына - объективлыкка, чынбарлык хакыйкатькә һәм тел сафлыгына тугры булып кала. Тел дигәннән әле бит ул мишәр кызы, мишәрләрне тикмәгә генә татарның каймагы димиләр бит.
Югыйсә, хезмәт юлында журналистны, аның карашларын үзгәртергә теләүчеләр аз булмый. Асиянең принципиальлеге, гаделлеге һәм яхшы мәгънәдә кирелеге аерым оешма җитәкчеләренә тыныч шартларда үзләренең закон кысаларына сыймаган эш-гамәлләрен тормышка ашырырга комачаулый. Туры сүзле журналистканы "ипкә китерергә" тырышулар да, кисәтүләр дә була. Әмма Асия ханым сынмый, сыгылмый, үзе булып кала. Һәм шушы рәвешле чирек гасыр дәвамында "Минзәлә" газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында гаделлек һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр сагында тора.
Редакциядә күп еллар эшләү дәверендә ул республика күләмендә дә абруйлы журналистларның берсе булып танылды. ХIII журналистика конкурсының "Бәллүр каләм"ендә Диплом һәм ноутбук белән бүләкләнде. Аннан башка министрлыкның, районның Мактау грамоталарына, дипломнарга, рәхмәт хатларына ия ул.
Асия Минзакир кызы алдынгы хезмәттәш булу белән бергә гаиләдә сөекле тормыш иптәше, кайгыртучан ана да. Җәмәгате Марат белән ике кыз үстерәләр, төпле тәрбия бирәләр.
Авзаловлар тирә-юньдәгеләр өчен дә тату гаилә үрнәге булып тора. Бианасы Әлфия ханым һәм биатасы Аркадий Алексеевич белән Асия ханым арасындагы ихлас, ихтирамлы һәм шәфкать тулы мөнәсәбәтләргә сокланмаган кеше юк. Әти һәм әни белән кыз кебек, бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенә ярдәмләшеп, хөрмәт күрсәтеп яши алар.
Асия ханымга алдагы чорда да бик озак еллар "Минзәлә" газетасын төптән җигелеп тартырга, иң катлаулы темаларны да җиңел генә каләм очына алып, ару-талу белми рухиятебезне алга әйдәп барырга язсын. Алдагы көннәрдә дә шат яшәргә, күтәренке рухта калырга, тормыш сынауларына бирешмичә яшәргә язсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев