Реклама
Җәмгыять
Изгелекнең савабын алыр
Узган елгы Рамазан ае да безнең Дусай Кичү авыл халкының күңелендә матур тәэсирләр калдырган иде. Шуны истә тотып, авылдашларыбызга бездән дә бер бәйрәм күчтәнәче булсын дип, авылга кайтып мәчеттә Ифтар мәҗлесе үткәреп килдек.
Биредә безне ачык йөз белән Зәйнәп Васил кызы Ситдикова каршы алды, аның янәшәсендә авылыбызың яшүсмер кызларын күрү безне бик шатландырды. Шушы кызлар белән бергәләшеп табын хәстәрен күргән арада мәчет яңалыклары турында да сөйләшеп алдык. Узган елдагыча быел да биредә һәр көнне ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә икән. Аны гадәттәгечә Гермес Фәсхетдин улы (мәчетне торгызуда башлап йөрүчеләрнең берсе) башлап җибәргән. Авылдашларыбыз Хәсән абый белән Кәримә апа Латыйповлар, Юсия апа Хафизованың уллары Айдар белән Илдар түшкәсе белән итен китерсәләр, акчалата өлеш кер- түчеләр дә байтак булган. Үзләре мәчеткә килеп, мәҗлесне тулысы белән үз өсләренә алучылар быел тагы да арта төшкән. Ураза ахырына якынлашканда, аерым көннәргә сыешмагач, икешәр- өчәр гаилә берләшеп тә үткәрүчеләр булган. Быел Мәлкән авылыннан килеп, Минзәлә, Чаллыдан кайтып мәҗлес үткәрүчеләр дә күбәйгән.
Көн дә ифтар мәҗлесләре үткәрелү белән бергә, Рамазан аенда мәчетне торгызу эшләренең дә активлашып китүе сизелә. Әле шушы көннәрдә генә мәчет территориясен бик матур профнастилдан әйләндереп алганнар. Коймага материал алырга шушы авыл кешеләре акчалата саллы гына өлеш керткәннәр, күршедәге Яңа һәм Иске Мәлкән авылы кешеләреннән дә акча җыеп башкарганнар аны. Төзелеш материалларын Чаллыдан кайтару чыгымнарын Рифкать Әхмәтшин үз өстенә алган. Бик тиз арада, 3 көн эчендә, Мөдәрис Ахунов белән Зөфәр Гыймадиев мәчет территориясен шушы профнастил белән әйләндереп тә алганнар. Бу эштә Рамил Шәйхетдинов та үзеннән зур өлеш керткән.
Ифтарда авылның имам- хатыйбы Әзһәр хәзрәт Коръән сүрәләрен укыды, шушы изге айда мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр кылырга өндәде: "Изгелеккә чакыручы да шул изгелекне эшләүченең савабын алыр", - диде ул пәй- гамбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу гәләйһи вәсәлләмнең сүзләре белән. Мәчеткә җыелган халыкка шактый ук үтемле вәгазь сөйләнде, сорауларга җаваплар бирелде. Вәгазьнең асылы Рамазан аеның барлыкка килүенә, бу фарыз гамәлнең фазыйләтләренә багышланган иде. Берәүнең: «Ифтарга ураза тотмаган кешегә дә барырга ярыймы?» - дигән соравына Әзһәр хәзрәт: «Ураза тотмаган кеше булса да, ул чакырган кешегә, ифтарга хөрмәт йөзеннән авыз ачу мәҗлесенә килергә тиеш. Ул анда Коръән сүзләрен ишетеп, вәгазьләнеп китәр. Бәлки ул кеше ифтарга килеп, оялып, иртәгә ураза тота башлар»,-дип җавап бирде. Инде Ураза ае тәмамланып килсә дә, гошер, зәкят, фитыр, фидия сәдакаларына да аңлатмалар бирелде. Бу сәдакаларны ярлыларга, белем алучы шәкертләргә, кыскасы, мохтаҗларга бирергә кирәклеген тагын күңелләребезгә беркетеп куйдык. Азан әйтелеп, ахшам намазы укылгач, сый-нигъмәтләрдән авыз ачылды, аннары ястү, тәравих, витр намазлары укылды.
Ифтар мәҗлесен үткәрергә кайткач, биредә үткәрелгән һәрбер мәҗлесне әзерләшеп, аннары савыт-сабаны да җыештырып йөрүче җитез, остарып беткән кызларны күреп хәйран калдык. Шушы мәҗлескә өлеш кертүләренә үзләре дә сөенә-сөенә йөри торган Алия белән Гөлия Гайсиналарга, Айгөл белән Эльвира Салиховалар, Алина Смирнова, Гүзәлия З а һ и д у л л и н а л а р г а , кибеттән ризык, колонкадан су ташып торучы егетләр Булат Заһидуллин, Адель Смирновка, Ильмир Альмухамметовка һ.б.ларга Аллаһның рәхмәтләре яусын, үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын!
Әйе, ифтар мәҗлесләре - дингә тартылуның бер чарасы. Шушында вәгазьләр сөйләнелә, Коръән укыла, догалар кылына. Иң мөһиме - тоткан уразалар, Рамазан аенда теләгән теләкләребез кабул булсын иде, дип без кайтыр юлга чыктык.
Мин ифтардан соң Әзһәр хәзрәт белән кыскача гына гәпләшеп алдым. Шунысы сөенечле, мәчеткә электр кертүгә ирешелгән. "Әле мәчетебездә эшләр бихисап әле. Иң беренчесе - мәчет бинасын сайдинг белән тышлау. Моның өчен материалы да кайтарылган инде, осталар табып эшләтү өчен тагын беркадәре чыгымнар таләп ителә... Аннары газ, су кертү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Янкорманы эшләтеп чыгу, территорияне төзекләндерү, агачлар утырту уйлары белән яшибез", диде ул. Булыр, эшләнер алары да, күп эшләр башкарылган, бергәләп тотынганда калган эшләр дә тәмамланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев