Реклама
Җәмгыять
Күбәләкләр оча да оча
Берничә көн дәвамында без шәһәр-авыллар өстендә өер-өер күбәләкләр очуын күзәттек. Матур күренеш, әлбәттә, әмма барыбызны да бер сорау борчый: алардан нәрсә көтәргә?
Кура җиләге чәчәк атканда күпләп оча торган эре ак күбәләкләр кура җиләге һәм башка чәчәк нектары белән тукланалар. Аларның кура җиләгенә зыяны юк. Ак күбәләкләр нектар җыйганда үсемлекләрне серкәләндерәләр һәм шул рәвешле файда китерәләр. Яфрак- бөреләрне кимерә алмыйлар. Ә август башындарак барлыкка киләчәк күбәләк кортлары шомырт, груша, слива, миләш агачларына, аеруча алмагачка зыян китерергә мөмкин. Бер күбәләк алмагач яфракларына 500гә якын йомырка сала. Кортлар чама белән июль урталарында йомыркадан күпләп чыга башлыйлар. Яшь кортлар төркемдә яшиләр, яфрак белән тукланалар. Нәтиҗәдә яфраклар йомарланып, кибеп бетә. Кортлар бу яфракларны пәрәвез белән чорнап, шушы йомры шарчыкларны оя итәләр. Бу чорда яшь кортлар зур зыян салмый. Иң куркынычы - иртә язда. Күбәләк кортлары ботакка пәрәвез белән беркетелгән кипкән яфрак-ояларда кыш чыгалар. Бу оялар язга кадәр алмагачта асылынып торалар, көзен яфрак коелгач, алар күзгә яхшы күренә. Язын соры-көрән кортлар бакчада кар эрегәнче үк, яшь үсентеләр буйлап хәрәкәт итә башлый. Бөреләр ачылганда ак күбәләк кортлары башта бүрткән бөреләрне, ан нары яфракларны ашый. Бу процесс шулкадәр тиз бара ки, бакчада әле юеш, йөрерлек тә булмый бу чакта. Тамаклары туйган эре кортлар алмагач кәүсәсендә үк курчакка әвереләләр. Ә инде 10- 15 көннән бу курчаклардан буй-буй кара канатлы күбәләкләр хасил була. Болар нәкъ менә шул кура җиләге чәчәге нектары белән туенучы һәм җимеш агачларында өем- өем йомырка салучы ак күбәләкләр була инде.
Зарарлы күбәләкләргә каршы гади булган төп көрәш чарасы - яфраклар коелгач, корыган яфраклардан ясалган, эленеп торучы ояларны җыеп юкка чыгару. Белгечләр бу төр бөҗәкләрнең сезонлы "демографик күтәрелеше"нең төп сәбәбен яңгырлы һава торышының кинәт җылы һәм кояшлы көннәр белән алышынуында күрә. Бу күренешнең зур сәбәбе экологик дисбаланс барлыкка килүдә, ә монда, һичшиксез, без - кешеләр гаепле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев