Көчәеп аякка басар чак
2005 елда "Урожайный" совхозы банкротлыкка чыкты, ягъни таркалды. Авылны саклап калу максатыннан, җирлектә биш крестьян-фермер хуҗалыгы оеша. Шуларның берсе Иван Андреевич Шереметьев КФХсы була.
Пай җирләре, хезмәт хакы исәбенә алынган ике трактордан башка авыл хуҗалыгы техникасы булмаган килеш эшкә керешү җиңел булмый, әлбәттә. Акрынлап авыл хуҗалыгы техникасы туплый башлыйлар, 2007 елда лизингка бер ДОН-1500, бер СК-5 "Нива-эффект" комбайны сатып алалар. МТЗ-1221 тракторын да кредитка алалар. Хәзерге көндә бу КФХның ике ДТ-75 чылбырлы тракторы, бер МТЗ-1221, бер Т-40, ике МТЗ-82 тракторы,
бер ГАЗ-53 автомашинасы бар. Тагылма кораллар да җитәрлек түгел иде. Лизинг-грантка КДН-2,1 печән чапкыч, печәнне җыю өчен ГВР-630 агрегаты, печән пресслау өчен ПРФ-140 агрегаты һәм КУН-10 төягечен алалар. Бу агрегатлар КФХга 1 млн 200 мең сумга төшә. Менә шулай 6 ел эчендә КФХның икътисади-финанс хәлен ныгытуда саллы гына эшләр башкарылган. Аларның нигезе булып, иң беренче чиратта, хуҗалыкта җитештерү торакларына салынган инвестицияләр тора.
Иван Андреевич авыл хуҗалы-гы проблемаларын белү белән бергә, үсеш перспективаларын да масштаблы төсмерли. Шуңа да фермерлыкта ярыйсы гына эш тәҗрибәсе туплаган фермер инвестицияләрне иң беренче чиратта кайсы юнәлешкә туплау кирәклеген ачык белә.
- 2010 елда бөртеклеләр орлыгын алыштыралар биредә. Күпчелек элита сортлар чәчелә. Элита орлыкны Актаныш районының Богады авылыннан алып кайталар. Беренче елда ук нәтиҗәләре яхшы була. Узган ел шул орлыкларны чәчеп, алар 60 гектарлы арыш басуыннан 36 шар центнер, 320 гектарлы сабан бодаеннан 29 центнер, 70 гектарлы арпа басуыннан 38 әр центнер уңыш җыеп алалар. Уртача КФХ буенча һәр гектардан 34 центнер уңыш чыккан дигән сүз бу.
2010 елда республикада гаилә фермалары оештыру буенча махсус программа кабул ителде.
КФХ җитәкчесе Иван Андреевич озак уйлап тормады - бу программага алынып, 14х80 метрлы корпусны сафка бастырды.
Район башлыгы Рәсим Садыков эшнең барышын һәрдаим контрольдә тотты. СТК "Лига" (җитәкчесе Николай Степанов) коллективы барлык эшләрне дә тиз һәм сыйфатлы башкарды. Ферманың түбәсен профнастил белән яптылар. Биредә югары технологияләр кулланыла. Сөт суыткычны, су эчергечне, ТСН-160Б тирес түгү җайланмасын, сөтүткәргечне "ДАМИЛ - Агро" ҖЧҖдән 50х50 программасы буенча сатып алып куйдылар. Гаилә фермасының бер өлешендә 48 савым сыеры торачак, бер өлешендә - катнаш азык склады. Хәзер биредә 25 савым сыеры, 5 тана бар һәм 17 баш үгез симертү группасына куелган. Сыерларны Тукай районының ПК "Камский" хуҗалыгыннан сатып алып кайтканнар. Бүгенге көндә 4 сыер бозаулаган. Дәүләткә 150 килограмм сөт тапшыралар. Терлекләрне терлекче Николай Боков карый, сыерларны Наталья Фролова сава.
Белүебезчә, терлекчелеккә юнәлтелгән капитал салуларның нәтиҗәсе үзен тиз арада сиздерми. Тармак үзенчәлекләренең табигый чагылышы бу. Әмма шунысы бәхәссез, хәзерге чорда иң перспективалы юнәлеш бу. Чөнки хәзерге вакытта бөртекле ашлык бәяләренең сатып алу бәясе ташка үлчим. Ашлыкны терлекнең ашказаны аша чыгарсаң, отышлы булганын бездә һәркем аңлый башлады кебек. Фермер ит һәм сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә эшлекле адымнар ясаган, киләчәктәге планнары белән уртаклашты. Мөгезле эре терлекләр симертү өчен аерым 70 башка исәпләнгән тагы бер корпус төзергә уйлый ул. Савым сыерларын да 50 башка җиткермәкче. Моның өчен ул узган елда 124 тонна яхшы сыйфатлы болын печәне, 1600 тонна берьеллык печән һәм җитәрлек күләмдә салам әзерләп куйган. Бүгенге көндә һәр савым сыерына 6 кг, симертүдәге малларга 7 кг исәбеннән катнаш азык бирелә.
Менә шулай, КФХ "Шереметь-ев"та булсын дип эшлиләр. Монда фермерның энесе Сергей Шереметьев, Александр Кузнецов, Вячеслав Крючков тырышып эшлиләр. Киләчәктә эш күләме арткач, биредә тагы 2 кешене эшле итмәкчеләр.
Район җитәкчелеге фикеренчә, күп күләмдә акча бирелеп төзелгән гаилә фермасы, җитеш-терү объекты гына түгел, авыл-ның йөзен билгеләргә тиеш булачак. Яңа Маҗын авылында әнә шундый бер типтагы югары технологияләргә ия булган, ике гаилә фермасы барлыкка килде.
Яңа Маҗын авылы фермерларына район җитәкчелеге ярдәм итеп тора. Җае чыккан саен район башлыгы Рәсим Садыков алар янына бара, хәлләрен белешә, аралаша, киңәшләрен бирә.
Яңа Маҗын авылы фермерлары район җитәкчелеге, хөкүмәт ярдәмен тоеп яшиләр. Бер көчәеп китсәң, аякка бассаң, авырлыкларга каршы торып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев