Кәгазьдән – электрон аралашуга
Инде хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә ТРның дәүләт порталында 131 электрон хезмәт күрсәтелә, шуларның 47 се - муниципаль хезмәтләр.
Узган атнада районда "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, ведомствоара электрон аралашу, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген и н ф о р м а т и з а ц и я л ә ү " баш астында зональ семинар-киңәшмә узды. Анда республиканың Тукай, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан 160 ка якын
вәкил килгән иде.
Киңәшмә эше ТР Росреестр идарәсенең Минзәлә бүлекчәсендә һәм "Кадастр палатасы"нда башланып китте. Соңыннан семинарда катнашучылар драма театры бинасына юнәлде.
Киңәшмә эшен ТР Президенты Аппараты җитәк- чесе, ТР Президентының ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов алып барды. Семинарда ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсагит Шакиров катнашты.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча ТР Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе Әнисә Гайнуллина, директор урынбасары - "Кадастр палатасы" ФБУның ТР буенча баш технологы Антон Самойлов, ТР Президентының м ә г ъ л ү м а т и - а н а л и т и к идарәсе начальнигы Мария Чупаева чыгыш ясады.
Агымдагы елның 1 июлен- нән 210 нчы Федераль закон гамәлгә керү белән, хезмәтләр күрсәтүче муниципаль органнар ведомствоара электрон аралашуга күчте, ягъни төрле дәүләти һәм муниципаль автоматлашкан системалардагы барлык мәгълүмат бер-берсе белән аралашу аша алына. Шуңа бәйле рәвештә, җирле үзидарә органнары бу өлкәдә ныклы эш башларга тиеш. Юрий Зимелевич семинарның башында ук әлеге
мәсьәләнең катлаулы булса да, аның Федераль закон нигезендә булуын, шул сәбәпле тайпылышсыз үтәлергә тиешлеген ассызыклады.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы шушы фикерне дәвам итте, болардан тыш сәламәтлек саклау өләксендә модернизация, күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре би- рү, татар телендәге сайтларның торышы, җирлекләрдә зиратларны тәртиптә тоту кебек җитди мәсьәләләр каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев