Реклама
Җәмгыять
Киң җәмәгатьчелеккә таянып
"Охота на зебру. Всероссийский пешеходный рейд" дигән акция дә юл аркылы салынган җәяүлеләр сукмакларының кимчелекләрен ачыклау һәм шушы кимчелекләрне бетерү максатыннан үткәрелде.
Безнең районда барлыгы 36 җирдә юлны аркылы чыгу урыны бар, шуларның 21е - шәһәрдә, 2се - территориаль юлларда, 13е - М-7 федераль трассасында. Акция барышында 11 юлны аркылы чыгу урынында кимчелекләр ачыкланды, хәзерге вакытта аларның 5сендә булган кимчелекләре бетерелеп алар тиешле тәртипкә китерелде, тагын 1 юлны аркылы чыгу урыны булдырылды. Гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруга бәйле тәкъдимнәргә дә игътибар ителде. Нәтиҗәдә шәһәрдә тагын ике урында - 2 нче санлы балалар бакчасы янында һәм горгаз хезмәте янында юлны аркылы чыгучы җәяүлеләр сукмаклары булдырылды.
Акция барышында юл хәрәкәтен оештыру буенча фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне җиткерә алмый калгансыз икән, моңа беркайчан да соң түгел, бу хакта 3-28-91 телефоны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев