Коры һава тыя
ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 9 апрелендәге күрсәтмәсе нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. М.Ханнанов, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары
Янгынга каршы махсус режимга бәйле рәвештә урман аланнарында, болыннарда үлән, басуда камыл яндыру катгый тыела. Урман янгыннарының яшь үсентеләргә җитди зыян салуын күздә тотып, Минзәлә урманчылыгы авыл җирлекләре башлыкларына, төрле оештыру-хокукый формасындагы оешмаларның җитәкчеләренә коры үләннәрне, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә камыл калдыкларын яндыруга юл куймаска тәкъдим итә.
Язгылыкта урман янгыннарының пик чоры май бәйрәмнәренә туры килүен истә тотып, МЧС һәм МВД органнары вәкилләре белән берлектә оператив группалар оештыру, урман янгыннарына бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан бердәм рейдлар үткәрү күздә тотыла. Мондый чараларны катгыйландыру республика территориясендә коры җилле һава урнашуына бәйле.
Янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф каралган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев