Кош та оя кормый торган көн
7 апрельдә Пресвятая Богородицының Гыйбадәт кылу көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм дөньяны Коткаручы - Иисус Христосның тууы турында игълан ителүгә бәйле. Ягъни Коткаручының тууы кешелек аңыннан да югарырак булачак: Аллах Улы дөньяга килә.
Русиядә Благовещение һәрчак зур бәйрәмнәрдән саналган, элек шушы көннән ел башланып киткән. Бу көнне, Пасха бәйрәме алдыннан да шулай, кояш "уйный", гөнаһлары булганнарны тәмугта җәфаламыйлар. Благовещение көнне "кош оя ясамый, кызлар чәчләрен үрми", диелә халыкта, ягъни бу көнне эшләгән эш гөнаһ була, уңыш китерми.
Бәрмәнчек якшәмбесе (Вербное воскресенье)
8 апрельдә билгеләп үтелүче Бәрмәнчек якшәмбесе - Аллах Иисус Христосның тантаналы төстә Иерусалимга кергән көне. Яшь ишәктә барган Христосны, кулларына пальма ботаклары тотып, бик күп кеше озата бара һәм каршы ала, алар шушы ботакларны, киемнәрен Христос барган юлга җәяләр.
Православие гыйбадәт- ханәләрендә, бәйрәм алдыннан, шимбә кич белән песиле таллар изгеләндерелә һәм халыкка таратыла. Бәр- мәнчек якшәмбесе үт- кәч Страстная седмица дигән көн килә. Ул Коткаручының җирдәге тормышының соңгы көн- нәрен искә төшерүгә багышлана. Православие динен тотучылар бу атнада пост тотуга аеруча җитди карыйлар һәм шушы уңайдан елга бер генә тапкыр була торган гыйбадәт кылуларда катнашырга тырышалар.
Казан-Богородица чиркәвенең Минзәлә шәһәрендәге настоятеле, рухани Алексий
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев