Реклама
Җәмгыять
Кояш гомере телим сиңа, Минзәлә!
Районда Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган фестивальгә әзерлек бара.
18 апрель көнне шагыйрә иҗатына гашыйк җаннар иртәнге сәгать унга кадәр үк "Юбилейный" спорт комплексының китапханә урнашкан өченче катындагы балконында "алдынгы позиция"ләрне алдылар.
Район китапханәләрендә, мәктәп-клубларда узган "Кояш гомере телим" исемле нәфис сүз һәм җыр башкаручыларның беренче сайлау туры узганнан соң, үзәк китапханә "Минзәлә" мәгълүмат- мөхәррият үзәге белән берлектә II турны әзерләде. Көн дәвамында конкурсантларның һәм кунакларның өзлексез агымы бәйгенең җитди булуына ишарә ясый.
Китапханә директоры Әлфия Нәбиева Гөлшат Зәйнашеваның татар әдәбиятында тоткан ролен ассызык- лап, шигърият яратучы балаларны һәм өлкәннәрне тәбрикләп, кичәне ачып җибәрде. Бу кояшлы матур көн аллы- гөлле шарлар, купшы киемнәр белән тагын да бизәлде.
Жюри әгъзалары - Р.Гәрәй исемендәге балалар китапханәсенең беренче директоры Лениза Якиева, район мәдәният сараеның сән-гать җитәкчесе Нәзилә Нуруллина, район ки-тапханәсе методисты Марсельеза Липина, "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге вәкиле, шушы юллар авторы дүрт сәгать дәвамында апрель кояшы астында ярыйсы гына кызынып, бик җаваплы гамәл алдында калдылар: чарада катнашкан йөздән артык чыгыш ясаучы арасыннан җиңүчеләрне билгеләргә кирәк.
Бу бәйрәм районда яшәүчеләрнең шагыйрә иҗатына битараф булмауларын ачык күрсәтте, ә аның "Аерылмагыз!", "Сәяхәтче җыры"н залда утыручылар да, жюридагылар да башкаручыга кушылып җырлады. Татарларга хас булганча, милли бердәмлек рухы тамашачының көн-дәшләренә ярдәм итеп утыруында, кунакларның җылы чыгышында һәм конкурстан тыш та күңелләрдән ургылып чыккан хисләрен җиткерергә теләүдә чагылды. Минзәләлеләр-нең һәм шагыйрәнең күңел кыллары аваздаш икән. Наратлыкичүдән килгән кадерле кунак Рөстәм Әхмәтханов тамашачыга шагыйрә сүзләренә үзе иҗат иткән "Гармунчы солдат" җырын башкарды. "Автор-башкаручы" номинациясендә җиңгән, шагыйрәнең "Кичегеп килгән мәхәббәт" шигыренә көй язган Рау-шания Гыймаева-Титова акапеллага җыр башкарды, соңыннан шагыйрәгә багышлап язган шигырен жюрига бүләк итте.
Шигырь конкурсында "Ак күгәрчен" шигыре белән Ләйсән Вәлиева I урынны алды (гимназиянең 9 сыйныф укучысы), "Ана йөрәге" өчен Людмила Шимановская - II (1 нче урта мәктәп), Мәүлидә Билалова (Тупач) һәм Ләйлә Гыймадиева (Тауасты Байлар) III урынны бүлештеләр.
Музыкаль жанрда 2 нче урта мәктәптән Роксана Майорова - I урында, медицина училищесыннан Айзирә Хамадишина - II, Юрий Асанов (техникум) һәм Әтрәкле башлангыч мәктәбенең вокаль триосы III урынны бүлеште.
Татар Мөшегесеннән иң яшь башкаручылар Самат Камалов һәм Рузил Гариповлар, өлкән башкаручылар - Аю авылыннан мандолинада уйнаучы Гөлзәфирә Нуриева (66 яшь), Наратлыкичүдән Римма Мәрданова (56 яшь) мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 3 нче урта мәктәптән Алсу Ханова иң оригиналь чыгыш ясаучы дип табылды.
Конкурста актив катнашканнары өчен гимназия- дән "Энҗе бөртекләре", Диана Хәкимова (1 нче урта мәктәп), Айгөл Зарипова (Усай), Гүзәлия Сәхәбетдинова (Дәвек), медицина училищесы коллективы, Николай Николин (кадет интернат-мәктәбе), Лилия Кәбирова (Гөлек), Лилия Латыпова (3 нче урта мәктәп), Ралина Хамматова (2 нче урта мәктәп) бүләкләнделәр.
"Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә" МРҮ филиалы бәйрәмнең иганәчесе булды, җиңүчеләргә би-зәкле бокаллар, китаплар һәм DVD-дисклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев