Реклама
Җәмгыять
Күп балалы гаиләләр өчен
ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертелү уңаеннан күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү тәртибе турында аңлатуны сорап, без финанс-бюджет һәм җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Якуповага мөрәҗәгать иттек.
- Ләйсән Назифовна, бушлай җир участоклары кемнәргә һәм нинди максатлар өчен бирелә?
- Бушлай җир учас- токлары район тер- риториясендә даими яшәүче, җир участогы алуга гариза бирү датасына гаиләсендә 18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары, шул исәптән үги балалары, уллыкка, тәрбиягә алган балалары булган гаиләләргә бирелә. Тагын бер үзенчәлек: әгәр Россиядә әлеге закон гамәлгә кергәнче (бу 2011 елның 17 июне) гаиләдәге өлкән балага 18 яшь тулмаган булса, бу гаиләгә дә бушлай җир бирелә. Мондый җир участокларын торак, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен файдаланырга мөмкин.
- Күп балалы гаиләгә җир участогы алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
- Җир участогы алу өчен ата-ананың берсе шушы мәсьәлә буенча җир-милек палатасына гариза белән мөрәҗәгать итә. Интернет хезмәтеннән файдаланучыларга, гаризаларны электрон рәвештә тутырганнан соң, 30 көн эчендә безнең палатага килеп, законда таләп ителгән документларны комиссиягә тапшырырга, гаризага кул куярга кирәк. Әгәр дә бу эш бер ай эчендә башкарылмаса, гаиләне исемлеккә кертү мәсьәләсе хәл ителми. Гариза биргән көннән алып бер ай дәвамында гариза бирүчене җир участогы алуга хокукы булган гражданнар исемлегенә кертү мәсьәләсе карала, аннары гаиләне бу исемлеккә кертү турында карар кабул ителә һәм әлеге гражданинга уникаль исәп номеры бирелә.
- Гариза белән бергә нинди документлар тапшырырга кирәк?
- Гариза бирүченең паспорты, аның иренең (хатынының) паспорты, язылышу турында таныклык, балаларның туу турында таныклыгы, баланы уллыкка алу турында суд карары, опекунлык яки попечительлек билгеләү турында акт, опека һәм попечительлекне башкару турында килешүне алып килергә кирәк.
- Районда бу законны тормышка ашыру максатында нинди эшләр башкарыла?
- Район Советы карары белән күп балалы гаиләләргә биреләсе җир участокларының күләме билгеләнде. Шәһәрдә шәхси йорт төзелеше өчен ул - 10 сутый, авыл җирендә - 15, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен - 20, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, дача төзелеше өчен 6 сутый бирү карала. Рәсмиләштергән вакытта ул барлык гаилә әгъзаларына бүленә.
- Районда бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы гаиләләр саны күпме?
- Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 апреленә бездә шундый 340 гаилә исәпләнә. Хәзерге вакытта 203 гариза керде. Аларга уникаль исәп номерлары бирелде. Әлеге исемлек белән ТРның муниципаль берәмлекләр порталы аша танышырга була.
- 23 нче мартта узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карар нигезендә, күпбалалы гаиләләрне тү-ләүсез җир участоклары белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре өчен акчалар бүлеп бирүне күздә тотмый. Шуңа күрә җирләрне әзер инфраструктурага якын урыннан бүлеп бирү - проб-лемадан чыгуның төп юлы буларак карала. Күпбалалы гаиләләргә җир участокларын чиста кырдан түгел, торак пунктлардан, район үзәкләреннән, әзер инфраструктурадан ерак булмаган урыннардан бирегез. Чаллы белән Казаннан тыш, барлык муниципалитетларда моның өчен бөтен шартлар бар", - дип белдерде. Безнең районда мондый гаиләләргә участоклар кайдан бирелә?
- Районда бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы 340 гаилә санала, дидек. Әгәр барысы да җир кишәрлеге алган очракта, 60 гектарга якын җир мәйданы кирәк булачак. Хәзерге вакытта мондый категория гражданнар өчен 448 җир участогы формалаштырылды, шуларның 329ы - шәһәрдә (32,9 га), бу участоклар Садак бистәсеннән биреләчәк. Гариза тапшыручыларның күпчелеге җир участокларын шәхси йорт төзелеше максатларында шәһәрдә алырга тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев