Реклама
Җәмгыять
Курыктылар, димәк, кагыйдәләрне белмиләр
РОСТО ДОСААФның Минзәлә автомәктәбе ЮХИДИ, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә скутер һәм велосипедларны фигуралы йөртү буенча ярышлар уздырды.
"Тимер ат" көне автодромда узды. Шәһәрдә төрле маркадагы йөзләгән скутер исәпләнә, ә велосипедларны әйтәсе дә юк. Ә ярышларда исә нибары алты скутер йөртүче һәм тугыз велосипедчы катнашты. Әйтергә кирәк, катнашучылар арасында ике кыз - өч ел скутер йөртүче Алсу Шакирова һәм велосипедчы Динара Галимарданова да бар иде. Ярышта катнашучылар җанатарларга фигуралы йөртү үрнәкләрен күрсәтте, алар нормативка сыешып, берничә сынау узарга тиеш иде. Тәҗрибәләре булганнар аларны оста башкарды. Һәр катнашучы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен, аннары йөртү осталыгын күрсәтте - бер кимчелексез "змейка", фишкаларны бәрмичә "сигезле" ясады, йөк ташыды. "Җәйге каникуллар башлану белән, балалар скутерларда, велосипедларда, роликларда йөри башлады. Хәвеф-хәтәрсез йөрсеннәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде", - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Наил Ибраһимов.
Бу ярышларда барлык фигураларны скутерда 29 секундта ясап өлгергән 1 нче урта мәктәп укучысы Айдар Фәттаховка тиңнәр булмады. Велосипедта йөрүчеләр арасында Дмитрий Устюжин һәм Никита Бабин җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев