Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызлар да китә армиягә

Күптән түгел Ульяна Александровна Гордиенко һәм Екатерина Павловна Павло­ва илебезне сакларга дип контракт буенча армия сафларына киттеләр. Бу ике кыз яңарак кына Минзәлә шәһәренә күчеп кайткан иде. Монда кайтканчы, Улья­на Таганрог дәүләт радиотехник университетын тәмамлаган, ә Екатерина Тверь өлкәсендә Саратов филиалы институтында экономист белгечлеге үзләштергән. Бу ике кызның да әтиләре,...

Күптән түгел Ульяна Александровна Гордиенко һәм Екатерина Павловна Павло­ва илебезне сакларга дип контракт буенча армия сафларына киттеләр. Бу ике кыз яңарак кына Минзәлә шәһәренә күчеп кайткан иде. Монда кайтканчы, Улья­на Таганрог дәүләт радиотехник университетын тәмамлаган, ә Екатерина Тверь өлкәсендә Саратов филиалы институтында экономист белгечлеге үзләштергән. Бу ике кызның да әтиләре, абыйлары хәрби булганнар, яшьтән үк хәрби гаиләдә үскәнлектән, армиядә хезмәт итәргә хыялланганнар. Ниһаять, аларның теләге чынга ашты, бу кызлар комиссия үтеп, Севастополь шәһәрендә элемтәче булып хезмәт итәчәкләр. Әлеге кызлар өч елга контракт төзеделәр, ошаса, тагы калып хезмәт итәчәкбез, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев