Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өметсез яшәп булмый

Саннар. Агымдагы елның I кварталында районда 3 кеше гражданлык алды, тагын 2 гариза каралуда. Районда 5 оешма мигрантлар хезмәтеннән файдалана. 2012 нче елда районда чит ил гражданнары белән 6 гаилә корылган, 2013 нче елда - 8, агымдагы елның шушы вакытына 1 гаилә корылган. Миграция проблемасы югары даирәләргә күтәрелгән. Аларны чишү...

Саннар. Агымдагы елның I кварталында районда 3 кеше гражданлык алды, тагын 2 гариза каралуда. Районда 5 оешма мигрантлар хезмәтеннән файдалана. 2012 нче елда районда чит ил гражданнары белән 6 гаилә корылган, 2013 нче елда - 8, агымдагы елның шушы вакытына 1 гаилә корылган.

Миграция проблемасы югары даирәләргә күтәрелгән. Аларны чишү векторын РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга мөрәҗәгатендә әйтте. Федераль миграция хезмәте идарәсе хезмәткәрләрен нәрсә борчый, бүгенге көндә ниләр белән очрашырга туры килә? Бу турыда без Федераль миграция хезмәтенең ТР, Минзәлә районара бүлеге начальнигы Галина Плотникова белән әңгәмә кордык.

Галина Александровна, районда мигрантлар белән вәзгыять ниндирәк?

-Бүгенге көндә миграция процесслары - дөнья икътисадын глобальләштерүнең аерылгысыз өлеше. Халык куркынычсыз булган, инфраструктура үсеш алган, эш урыннары булган урыннарга килергә тырыша. Хезмәт миграциясе бөтен дөнья өчен гадәти хәл. Безнең район да моңа искәрмә түгел. Безнең районда мигрантлар хезмәтеннән башлыча төзүчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре файдалана.

2013нче елда миграция агымы Минзәлә районында 2012 нче ел дәрәҗәсендә калды. Районда дөньяның 19 иленнән гражданнар булып киткән. 301 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция учетына куелган. АКШ, Германия, Бөекбритания, Франция, Италия кебек югары үсеш алган илләрдән 26 кеше килгән. Калганнары үсеп килүче һәм БДБ илләреннән.

Агымдагы елның 1 гыйнварына район территориясендә 159 чит ил гражданы яшәгән, шулар арасыннан 159ы - чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар, шул исәптән тору урыны буенча миграция учетында - 32, вакытлыча яшәү һәм вид на жительство нигезендә тору урыны буенча - 127 кеше. Алар арасында башлыча хезмәт мигрантлары, туристлар һәм кунаклар, калганнары төрле сәбәпләр белән даими яки вакытлыча районда яшәүчеләр.

- Мигрантлар саны артамы, әллә кимүгә табамы?

- Эшләнгән эш үз нәтиҗәләрен бирә. 2009 нчы ел белән чагыштырганда, Россия гражданлыгы алган затлар Татарстанда 9 тапкыр кимегән. Ә Россия Федерациясеннән куылган гражданнар саны 2012 нче ел белән чагытырганда 4 тапкырга артты. Вакытлыча яшәүгә рәсмиләштерелгән рөхсәт саны республикада 2012 нче ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимегән, шулардан билгеләнгән квота буенча - 3 тапкырга кимү күзәтелә. Безнең районда исә гражданлык алучы затлар саны 2009 нчы ел белән чагыштырганда 3 тапкырга кимегән (2012 нче елда - 9, узган елда - 3), вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар күпкә артмаган - 2009 нчы елда 73 булса, 2013 нчедә - 74, 2013 нче елда даими яшәү урынына рөхсәт алучылар - 38 (2009 нчы елда 6 булган).

Бүгенге көндә чит ил гражданнары хезмәтеннән файдалануда проблемалар барлыгын массакүләм мәгълүмат чаралары аша белеп торабыз. Аларның кайсылары безнең район өчен актуаль?

-Чит илдән килгән эшче көчләрнең квалификациясе түбәнлеге һәркемгә билгеле. Мигрантлар җитештергән товар һәм хезмәтләр кулланучы тормышын куркыныч астына куя. Контрольдә булмаган миграция агымы республикада стабильлекне юкка чыгару һәм террористик эшчәнлек алып бару максатларында экстремистик оешмалар җибәргән эмиссарлар өчен менә дигән ышык булып тора. Узган ел ахырында чиркәүләрне яндыру һәм Түбән Кама нефтехим объектлары ягына кулдан эшләнгән идарә итеп булмый торган ракета снарядларын җибәрү кебек фаҗигале хәлләр моның ачык мисалы.

-Легаль булмаган миграция белән ничек көрәшергә, миграция агымын җайга салырга нәрсә комачаулый?

-Легаль булмаган миграциягә каршы торуда административ практика мөһим роль уйный. Илебез чикләреннән вакытында китмәгән - билгеләнгән вакытны узып киткән, илдән чыгаруга дучар ителгән, елга ике һәм аннан артык хокук тәртибен бозган, штрафларын түләмәгән затлар өчен бу чара бик көчле булды, шул исәптән хокук тәртибен бозуга хәзер ЮХИДИ линиясе буенча да (ел дәвамында 2 һәм аннан артык) канун бозулар керә.

Алдагы өч ел дәвамында аларга Россия территориясенә керү мөмкин булмаячак. 2011 нче елда Минзәлә суды миграция кануннарын бозган өчен чит ил гражданнарын илдән куып чыгару турында 5 карар кабул итте (2012 нче елда - 2, 2013 нче елда - 4).

Кабаттан илдән куып чыгару, депортация яисә реадмиссия мигрантны 10 елга Россиягә керү хокукыннан мәхрүм итә.

Бүгенге көндә Татарстанның күп кенә җирлекләрендә иҗтимагый советлар оештырыла.

Аларга авыл җирлеге башлыгы, полициянең участок уполномоченные, мәктәп директоры, руханилар (атакай, мулла) керә, алар урыннарда вәзгыятьне контрольдә тотып, район башлыгына хәбәр итәләр.

Таможня Союзын булдыру да миграция агымын җайга салуны катлауландыра, аның кысаларында хәзер безнең илдә Белоруссия һәм Казахстан гражданнары да килеп эшли ала.

-Башка илдән килгән, менталитеты бүтән булган кешегә безнең шартларга җайлашу җиңел түгел. Алараг ярдәм итүче бармы?

-Легаль мигрантларга адаптация узарга ярдәм итүче профилактик эшкә төп игътибар бирелә.Казанның югары уку йортлары (хәзер инде АДПУда да) базасында башка милләттән булган гражданнарны рус теленә өйрәтү курслары оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча аларга тиешле сертификатлар тапшырыла. Тест узу бәясе төрле дәрәҗә буенча төрлечә: элементар, база өлеш - 5125 сум, гражданлык алу - 5330 сум, хезмәт мигрантларына база өлеше - 3000 сум. Тест узуга әзерләнү өчен шулай ук 120 сәгатьлек укулар да тәкъдим ителә. Контакт өчен мәгълүмат: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 89 нчы йорт, 115 нче кабинет, тел.: (85557) 7-51-89, 8-917-871-56-41, электрон почта: dpo.egpu@mail.ru. Әмма уздырылган эш-гамәлләргә һәм кайбер ирешелгән нәтиҗәләргә дә карамастан, безнең алда хәл ителәсе мәсьәләләр шактый.

-Вакытлыча яшәүгә һәм эшләргә рөхсәт өчен квота ничек формалаша? ТРда миграция квотасы киметелүнең сәбәпләре нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-Чит илдән килгән эшче көчләрдән файдалануга квота РФ Президенты карарлары нигезендә формалаша.

- Соңгы дистә еллар эчендә күп кенә БДБ илләре гражданнары Россия җәмгыятенә интеграцияләнеп, РФ гражданы статусын алып, районыбызда яхшы гына эшчәнлек алып баралар. Нинди уңай мисаллар китерә аласыз?

- Муминов, Абляева, Костандян, Симонян, Ирицян, Подосян... Бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Болар - БДБ илләреннән килеп, гражданлык алып, уңышлы эшчәнлек алып баручылар, араларында үз бизнесларын ачучылар да бар. Шулай ук табиблар, ресторатор, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар.

-Тагын бер кызыклы факт. Сер түгел, мигрантлар безнең ил гражданнарына һәрчак яратышу буенча гына түгел, ә бәлки кыска срокларда Россия гражданины статусын алу өчен дә өйләнешәләр. Безнең районда мигрантлар белән никахлашу очраклары булдымы?

-ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, 2013 нче елда шундый 971 никах теркәлгән, ә 2012 нче елда 300 гә кимрәк. Мондый туйлар шаукымының мигрантларның гражданлык алу бәрабәренә булдырылуы да искәрмә түгел. Ә бит ялган никах аркасында гражданлык яисә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган чит ил гражданының алган хокуклары юкка чыгарыла. Соңгы сорауга килсәк, мигрантлар белән безнең районда күпме кешенең никахлашуы хакында мәгълүматны ЗАГС бүлеге ген бирә ала. Ә никахлашу очраклары билгеле, андыйлар бар.

Сүз уңаенда. Узган елда РФ гражданлыгы алучы булмаган, агымдагы елның 4 ае мәгълүматлары буенча 3 кеше гражданлык алырга өлгергән, шушы чорда 50 кеше вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган (узган ел дәвамында 84), 38 - даими яшәү урынына рөхсәт алган (узган елда - 43), 4 ай эчендә 122 кеше учетта тора (2013 нче ел дәвамында - 301).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев