Реклама
Җәмгыять
“Минем шәһәрем – минем кайгыртуым”
В.А.Сухомлинский кешегә белем һәм тәрбия бирүдә табигатьне иң мөһим чара дип санаган. "Үсмер бала өчен табигать, иң беренче чиратта, культура мәктәбе булып тора... Табигать матурлыгы үтә нечкә хисләр тәрбияли, адәм баласының матурлыгын тоярга ярдәм итә, игелек чыганагы булып тора, аның гүзәллеге кешенең рухи дөньясына тәэсир итә", - дип ассызыклый ул.
Кешелеклелек, ягъни игелеклелек, янәшәдә яшәүче кешеләргә, табигатькә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүне без экологик тәрбия төшенчәсенә кертәбез. Шушы максаттан чыгып, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Минем шәһәрем - минем кайгыртуым" исемле экологик программа проекты эшләнде. Әлеге проект ТРда "РИТЭК" ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, грант отты.
Бу программа партнерларыбыз "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ, Балалар иҗат йорты, "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Минзәлә" МРҮ филиалы ярдәме белән ун ай дәвамында тормышка ашырылды.
Әзерлек этабында шә-һәрнең экологик проблемаларын өйрәнү буенча мониторинг эшләнде, "Шәһәребез проблемалары" баш астында халык арасында анкеталау уздырылды.
Төп эш икенче этапта үтте. Уздырган барлык чаралар да экологик белемнәрне киңәйтү һәм ныгытуга; балаларда әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә актив тормыш позициясе һәм әхлакый принциплар булдыруга, инандыру һәм күнекмәләр булдыруны формалаштыруга, Туган илгә, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелде.
Балаларның экология буенча белем дәрәҗәсен ачыклау максатында "Танышу" дәресе, "Яшел урманнар һәм урман могҗизалары турында" викторина планлаштырылды. "Табигатьнең дәгъва китабы" исемле танып белү уены табигатьне саклауга, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышуга багышланды.
Паркта узган "Экологик ориентлашу" чарасы күрү аша хәтерне үстерүгә, урында ориентлашу, урынның план-схемасын уку һәм реаль вакыйгалар белән тәңгәлләштерү күнекмәләрен булдыруга юнәлтелде. Этаплар бер-берсеннән ерак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев