Реклама
Җәмгыять
Минзәлә – иң төзек шәһәр
Шушы көннәрдә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" дигән республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Минзәлә шәһәре үз категориясендә Татарстанның иң төзек шәһәре дип табылды.
Әлеге конкурс 6 төр номинация буенча үткәрелгән иде. Безнең шәһәр конкурста дүртенче категория буенча (15меңнән алып 30 меңгә кадәрге кеше яши торган торак пункты) катнашты. Беренче категориядә беренче урынны Яр Чаллы шәһәре, икенче категориядә - Бөгелмә, өченчедә - Зәй шәһәре алды. Мамадыш - бишенчедә, Зәй районының Якты Күл авылы - алтынчыда.
Призлы урыннарны алучы торак пунктларга 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар белән ТР Хөкүмәте бюджетыннан саллы гына акчалата премияләр тапшырылачак. Димәк ки, шәһәребезне төзек-ләндерүгә игътибар тагын да артачак, чөнки конкурс таләпләре буенча премиянең 90 процентыннан да ким булмаган өлешен торак пункты террриториясен төзекләндерүгә сарыф итәргә тиешлеге каралган.
Хәзер РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен әзерлек эшләре бара. Монысында Минзәлә 100 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәр җирлекләре арасында иң яхшысы дигән исемне алу өчен көрәшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев