Реклама
Җәмгыять
Минзәлә казаклары
Никольский кафедраль соборында казаклар тантаналы шартларда ант кабул итте. Бу көнне Минзәлә казаклары сафы тагын өч кеше белән тулыланды.
Соборда XVII гасырда ук оешкан Минзәлә казаклары берләшмәсенең тантаналы искә алу кичәсе узды. Бирегә Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләреннән кил-гән кунаклар саны биш дистәдән артык иде. Тантана алдыннан Александр атакай гыйбадәт кылды һәм станица байрагын изгеләндерде. Минзәлә казакларына аләмне республиканың баш атаманы Александр Баталов бүләк иткән. Бу көнне Минзәлә һәм Чаллы станицаларының биш казагы ант кабул итте. Бу йола казак өчен чукындырудан тыш иң мөһим йолалардан санала. Яңа сайланган егетләр ант текстын зур дулкынлану белән укыдылар.
Тантаналы өлештән соң тамаша - казакларның шашка белән биюе күрсәтелде. Казаннан "Красная горка" казак ансамбле һәм Алабугадан "Народная песня" ансамбле башкаруындагы җырлар бәйрәмнең бизәге булды.
Бүгенге көндә шәһәрдә оешкан казак станицасында 25 кеше исәпләнә. Ватанпәрвәрлек хис-ләренә нигезләнгән казаклар традициясе минзәләлеләрнең рухи һәм физик тәрбиясенә уңай тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев