Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә сандугачлары

Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда ветераннарның халык хоры 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарага күпсанлы кунаклар, хор әгъзаларының туганнары, дуслары, урта махсус уку йорты студентлары, гомумән, хор яратучылар килгән иде. Әйе, халык хоры дигән исем - зур исем. Моның өчен хор күп юллар үтте: әле халык хоры булганчыга кадәр,...

Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда ветераннарның халык хоры 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарага күпсанлы кунаклар, хор әгъзаларының туганнары, дуслары, урта махсус уку йорты студентлары, гомумән, хор яратучылар килгән иде.

Әйе, халык хоры дигән исем - зур исем. Моның өчен хор күп юллар үтте: әле халык хоры булганчыга кадәр, ул Идел буе шәһәрләре ветераннарының республика иҗат фестивале лауреаты, аннары "Салют, Җиңү!" район смотры лауреаты булды.

1982 ел. Район ветераннарының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның иҗтимагый советы утырышы. Район Мәдәният йорты методисты Л.Әхмәтгалиева ветераннар хоры төзү турындагы күпләрнең хыялын тормышка ашыру тәкъдиме белән чыга. Бу тәкъдимне совет әгъзалары бердәм рәвештә хуплап чыгалар. Шул рәвешле хор төзелә. Аның иң беренче әдәби җитәкчесе Ирина Николаевна Моряхина була. Иң беренчеләрдән булып хорга йөрүчеләр кемнәр була соң? Күпчелеге - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары була.

...Беренче концертлар. Тамашачылар хорның һәрбер чыгышын бик җылы кабул итәләр, чыгышлар да аз булмый... Туган як буйлап җырлар яңгырый, күңелле, моңлылары, төрле авторларныкы һәм халык җырлары. Хор коллективының картлар йорты белән ныклы элемтәдә торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Алар биредә еш кунак булалар, биредә яшәүче өлкәннәр исә аларны көтеп алалар.

Хор республикабызның төрле төбәкләренә барып чыгышлар ясый, шушы араларда гына Актанышта, Казанда, Җәлил бистәсендә, Мөслимдә булып кайттылар.

Билгеле, 30 ел эчендә бик күп үзгәрешләр булды. Хорда беренче булып чыгыш ясаучылар безнең арабызда юк инде хәзер, әмма алар турында беркайчан да истән чыгармыйлар. Ә хорның сафы яңа башкаручылар белән тулылана бара. Хорны җитәкләүче состав та үзгәреп тора. Әдәби җитәкче эстафетасын Раиса Захаровна Корбангалина дәвам итә, концертмейстерлары Р.С.Сәүбанов, Б.И.Быков, Ю.В.Петров, В.Ф.Әминев була, А.З.Латыйпов хорга булышлык итә.

Хәзерге вакытта хорның әдәби җитәкчесе Ләйлә Мәүҗит кызы Фәррахова, концертмейстер Евгений Михайлович Лесагин. Бүгенге көндә хор 30 кешене берләштерә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Әмма аларның барысын да җырга мәхәббәт, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт, бер-берсе белән аралашу берләштерә. Араларында шигырь язучылар да бар. К.С.Обухова, М.С.Герасимова шундыйлардан.

Һәм менә, ниһаять, хорның 30 еллыгы.Ул район Мәдәният сараенда үтте. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Беренче рәттә элек хорга йөрүчеләр утыра. Алып баручылар концертны ачып җибәргәч, сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Петрович Беспаловка бирелде. Анатолий Петрович үзенең чыгышында хорның район тормышында әһәмиятле урын алып торуы, төрле яшьтәге кешеләрне рухи яктан тәрбияләүдәге мөһим роле турында сөйләде. Ул һәрбер кешенең тормышында җыр юлдаш булуын, ә хорда катнашучыларның һәрчак көр күңелле булып калуларын, минзәләлеләргә шатлык китерүләрен теләде. Клавдия Обухова хорга багышлап язылган үзенең шигырьләрен укыды. Сәхнәдә "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән җыр яңгырады. Ә аннары Россия турындагы җырлар, анда яшәүче халык җырлары, агылды. Тамашачылар күңелле халык җырларын, лирик җырларны, шаян такмакларны тыңлап әле шатлыктан елмаеп, әле моңсуланып күз яшьләрен сөртеп утырды.

Хордан соң сәхнәгә аерым башкаручылар, вокаль төркемнәр чыкты. "Над рекой березки-елки"җырын башкаручы Владимир Мамаев чыгышы алкышларга күмелде, "Ласточка"җыры белән Нина Фадееваны да озак кына сәхнәдән чыгармыйча тордылар. Надежда Караганова да башкарган җырлары белән һәркемне сокландыра. Бу юлы ул тамашачылар күңелен "Бишек җыры" белән әсир итте. Надежда Караганова белән Мария Кальскова башкаруындагы "Ночь светла" романсыннан соң тамашачыларның "Снегопад" җырын да ишетәселәре килгән иде, аны Мария Кальскова җырлады. Любовь Алехина белән Нина Фадееваның "Цветет черемуха к похолоданию"дуэты да, "Помню я еще молоденькой была" рус халык җыры да берәүне дә битараф калдырмады. Тамаша залындагы олысы-кечесе "Вдохновение", "Русская песня" рус ансамбльләренең җырларын, Венера Вәлиева сөйләгән шигырьләрне, рус-татар фольклор ансамбле башкарган халык җырларын һәм такмакларны күңел биреп тыңлады.

Хор коллективы башкаруында тагын җырлар дәвам итте. Тамашачылар һәр җырны алкышлар белән каршы алды. Концерт ахырына якынлашты. "Ямьле безнең Минзәләбез" дигән туган ягыбыз турындагы татарча җырдан соң хорда катнашучылар - Мария Герасимова сүзләренә Ләйлә Фәррахова иҗат иткән "Туган шәһәрем минем" дигән җыр яңгырады.

Хорның һәрбер чыгышы залда утыручыларның, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең, күңелләренә үтеп кереп аларны җыр-моң дәрьясына алып керде, алардагы яшәү көчен арттырды, игелекләр кылу теләген көчәйтте, яхшы кәеф күтәренкелеге өләште...

* * *

Халык хоры 1982 нче елда оешкан, инде өч дистә ел дәвамында тамашачыны үз чыгышлары белән сокландырып килә, ә җиде ел элек ул халык хоры исемен яулады.

Дистәләгән еллар эш стажы туплаган, кызыксынучан, иҗади, җыр-моңга гашыйк бу җаннарның күпләре - хезмәт ветераннары, алар - шәһәрнең хөрмәтле кешеләре. "Ветераннар хоры турында мин күптәннән, әле аның беренче составы чыгыш ясаган чордан ук беләм. Сәхнәгә горур кыяфәтле, күкрәкләрендә орден-медальләр балкытып Бөек Ватан сугышында катнашучылар чыгып басып, "Вставай, страна огромная, вставай на смертный бой...", дип җырлап җибәрүгә, зал аягүрә басып тыңлады. Соңыннан, лаеклы ялга чыгуга, үзем дә хорга килдем. Миңа кешеләр белән, мәктәп укучылары, студентлар белән аралашу бик кызык. Ә быел исә без Актаныш, Мөслим тамашачысына концерт программабызны күрсәттек, безгә бик ошады", - дип тәэсирләре белән уртаклашты хор әгъзасы Евгения Макарова.

Чараның башында ук алып баручылар хорның беренче адымнары, аның үсеш тарихы турында бәян иттеләр. Бу көнне хор коллективы хакында бик күп җылы сүзләр әйтелде. "Әлбәттә, бик дулкынландыргыч вакыйга бу. Хорга нинди исем бирергә дип бик озак баш ваттым. Гәрчә күңелемдә йөрткән исем бар барлыкка - "Минзәлә сандугачлары" дип атыйм мин аларны. Районыбыз өчен горурлык, бердәнбер хорыбыз ул безнең. Алар бик хәрәкәтчән, тынгысыз, оешкан, барыбыз өчен дә өлге булырлык. 30 ел - хор өчен мәртәбәле вакыт. Сезгә бәхет, уңышлар, дан-шөһрәт казануыгызны телим", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспалов.

Программада инде халык арасында танылып өлгергән хит-җырлар белән берлектә өр-яңалары да бар иде, барлыгы утызга якын җыр. Хорны - ялгыз башкаручылар, ә аларны шигърият яратучылар алыштырып торды. Ветераннар тамашачыны рухландырып, чын йөрәктән чыгыш ясадылар. Тамашачы үз чиратында аларга кушылып җырлады, гөрләтеп алкышларга күмде. Әмма шунысы аяныч, яшьләребез - студентлар - чара бетүне дә көтеп тормыйча, дәррәү чыгу юлына юнәлделәр.

Танылган коллективны юбилей белән тәрбик итәргә байтак кунаклар килгән иде. Алар арасында шәһәрнең 1 нче урта мәктәбе директоры Валентина Яковлева, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Илсия Хәбибуллина, 3 нче урта мәктәп укытучысы Назима Галләмова бар иде. Алар сәхнәгә бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән чыкты. Бу көнне хорда катнашучыларга Яр Чаллы шәһәрендә узган ТР Хор коллективлары смортында катнашкан өчен дипломнар тапшырылды. "Русская песня", "Вдохновение" вокаль ансамбльләре, татар вокаль ансамбле, солистлар Надежда Караганова, Нина Фадеева, Валентина Автулева, Мария Кальскова, шигырь сөйләүчеләр Клавдия Обухова, Елена Васильевалар шундый дипломнарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X