Реклама
Җәмгыять
Минзәләне онытмыйм
Март, 1951 елда Совет Армиясенә педучилищеның III курсыннан алдылар, вагонда Минзәләне сагынып җырладым бу җырны.
Минзәлә шәһәре һәм авыллары турында бик күп истәлекләр бар, хәтердә калган вакыйгалар күп. Мин Минзәлә шәһәрен 1946 елның июнь аеннан беләм.
1946 ел Минзәлә педучилищесында имтихан бирергә Байсардан (Чишмәташтан) 60 км араны җәяүләп үттек, әби патша күперен, таш йортларны күреп, шаккаттык. Минзәлә шәһәре безнең кебек авыл малайларына Мәскәү кебек булды. Таш урамнары, кызыл кирпечтән төзелгән педучилилище бинасы. Анда уку бик зур дәрәҗә иде. Татарстанның көнчыгыш районнарында укытучы, фельдшер-акушер, зоотехник-агроном белгечләрен хәзерли торган урын Минзәлә шәһәре иде. Казаннан кала үзенең дәрәҗәсе буенча Минзәлә шәһәре Татарстанда II урында иде.
1946 ел. I курста уку. Күпчелек студентлар чабата кигән, кайберләре яланаяк. Класслар суык. Укулар 5-6 сәгать төгәл расписание буенча үткәрелә. Бер генә зарланучы, кемнедер ачуланып йөрүче юк.
Андагы укытучылар, шундый кешелекле, гади, ачлы-туклы студентларның хәлен аңлап, укыту-тәрбия эшен алып бардылар.
Педучилище тәмамлаган егетләр-кызлар бик яхшы белемле, музыка сәнгатен белгән, рәсем сәнгате белән таныш, спорт белән яхшы шөгыльләнгән белгечләр булып республиканың төрле районнарында укытучы, директор булып эшләделәр һәм эшлиләр, хәтта Татарстанның Мәгариф министры үсеп чыкты укучылар арасыннан.
Армиядә 5 ел хезмәт иткәч, 3-4 курсларны 1956 елны тәмамлап, Минзәлә белән саубуллаштым. Язмыш тагын Минзәлә белән очраштырды. 1959 елның ноябрь аенда колхозда партком секретаре булып эшли башладым. 2 татар, 2 рус авылы бар иде. Калмия авылы: бик яхшы нарат йортлар, халкы кунакчыл, эшчән, чиста. Рәттән генә Малтабар авылы, аның исеме үк әйтеп тора, анда нинди кеелларда авылларда ирләр һәр йорт саен, колхозчылар - 956 кеше иде. Төзүчеләр бригадасы, 3 трактор бригадасы, яшелчә-бакча (алма бакчасы) бригадасы, 4 урында умарталык, 2 сыер фермасы, 2 дуңгыз фермасы, 1 куян, 1 тавык фермасы, үрдәк, сарык фермасы бар иде. Җыеп кына әйткәндә, авыл гөрләп тора иде. Кичләрен авыл клубына яшьләр җыела, клубны зурайтырга туры килде. Нараттан 8 еллык мәктәп салып, 1961 елда аны ачтык. Башлангыч сыйныф укучыларына түләүсез сөт бирдек, районда беренче үрнәк булдык.
Хәзер авылларда кешеләр калмады, бигрәк тә ирләр. "Ирләр булса, ил була", бик акыллы әйтелгән. Кайтып күрегез, сөйләшеп утырыр ирләр - кешеләр дә юк диярлек бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев