Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мохитыбыз уңайлымы?

Билгеле, һәркайсыбыз да үзен мөмкинлекләре чикләнгән кеше урынына куеп карый алмый, әмма мондый кешеләрнең тормышы уңайлырак һәм куркынычсызрак булсын өчен ярдәм итү барыбызның да көченнән килә.

Минзәлә педкөллиятенең 2 "Б" курсы студентлары Максим Гайнетдинов белән Илназ Нуриевка берничә сәгать мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ролендә булырга туры килде. Иң беренче без әлеге эшне хастаханәдән башларга булдык. Биредә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногин безгә түбәндәге комментарийны бирде: "Коляскада йөрүче инвалидка табибка керү өчен элек ашыгыч ярдәм урнашкан авыруларны кабул итү бүлмәсенә мрәҗәгать итү дә җитә. Бирегә бернинди каршылыксыз пандус буенча да кереп тә, тар белгечләр һәм табибларны чакыртырга да була, моннан тыш икенче катка лифт ярдәмендә күтәрелергә мөмкин. Биредә ЭКГ, процедуралар, рентген, физиокабинет, ФГДС, УЗИ кабинетлары бар, аннары икенче катта гомумпрактика табиблары кабул итә".

Безнең игътибар үзәгендәге икенче объект - Гурьянов урамында урнашкан аптекалар. Без дарулар сатылучы беренче даруханәгә биредә урнаштырылган пандус буенча кереп карарга булдык. Ул шундый текә итеп ясалган, култыксалары да юк. Өскә таба көч-хәл белән менәсең, ә анда тагын каршылыклар көтә: ишек тупсалары бар, кемнең дә булса ярдәменнән башка үтә торган түгел.Икенче аптекадагы пандуслар да америка тауларыннан да текәрәк.

Шәһәребездәге тагын бер проблема - җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарындагы биек бордюрлар. Алар аша чыгу өчен инвалидлар гына түгел, яшь балаларын коляскаларда йөртүче әниләр дә җәфа чигә. Ленин урамында күптән түгел юлны аркылы чыгу урыннарында моның буенча берникадәре эш башкарылды, әмма тротуарның икенче ягында сөзәк ара ясалмаган, тагын инвалидка чит кешенең ярдәме таләп ителә. Рейд барышында каршылыклар булмаган фәкать бер генә урынны очраттык, ул - супермаркет. Бирегә инвалид кеше каршылыкларсыз керә ала.

Хәзер уңайлы мохит проблемасына хөкүмәт һәм җәмгыятебез тарафыннан зур игътибар бирелә башлады. Яңа объектлар төзегәндә, шәһәрне киңәйткәндә дә шушы мәсьәлә игътибар үзәгеннән читтә калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев