Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нефтьчеләрнең бәйрәм күчтәнәче

Ел саен ТПП "ТатРИТЭКнефть"нең "РИТЭК" ачык акционерлык җәмгыяте Минзәлә шәһәре һәм Дәвек, Урыс, Гөлек авыллары укучыларын чыршы бәйрәменә чакыра.

Яңа ел алдыннан, 2012 елның 24 декабрендә, 1-4 сыйныфларда укучы иң яхшы 100 бала Яр Чаллыдагы шәһәр Балалар иҗат йортында булдылар, биредә "Яңа елда кунакта" дигән тамашаны карадылар. Бәйрәм программасында күңелле уеннар, конкурслар, җырлар һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәм котлаулары да бар иде. Быел тамашада катнашучы һәркем "Туган як" дигән темага рәсем дә әзерләгән иде. Иң яхшылары оештыру комитетына тапшырылды. Тамашада катнашучыларның һәркайсына Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды. Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар, яңа тәэсирләр һәм бәйрәм күтәренкелеге алдылар. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, ата-аналар балаларга шушындый бәйрәм тамашасы өчен "РИТЭК" ААҖ генераль директоры Н.Николаевка ихлас күңелдән рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев