Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләр аракы эчмәсен иде

Классик әйткәнчә, барлык бәхетле гаиләләр бертөсле бәхетле, һәрбер бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез. Тик менә барлык бәлаларның тамыры бик охшаш.

Шушы көннәрдә без Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча УУП бүлеге, ПДН группасы өлкән инспекторы Ольга Гарнышева, участок инспекторы Илнур Вәлиев, ПДН инспекторы Ләйсән Гыйләҗева белән берничә гаиләгә рейд ясадык. Балалар нинди хәлдә яши, әти-әни айныкмы, ашарга нәрсә пешерелгән - безнең максат шуларны күрү иде.

Без булган беренче гаилә Гурьянов урамындагы гадәти агач йортта яши. Гражданка С. спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкканы һәм наркотик матдәләр белән бәйләнештә булганы өчен 2012 елның июленнән ПДНда исәптә тора. Йортта өч баласы һәм язылышмаган ире белән бергә яшиләр. Хәзерге вакытта гаиләдә уңай тенденция күзәтелә, эчеп исерү фактлары булмады - ана тарафыннан да, ир ягыннан да. Өйдә җылы, җыештырылган, ашарларына бар. Ремонт ясалган.Уртанчы улын ана балалар бакчасына урнаштырып йөри. Ире күптән түгел рәсми рәвештә эшкә урнашкан, гражданлык алган. Якын арада мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ниятлиләр.

Чираттагы гаилә Социалистическая урамында гомер кичерә. Өч бала анасы гражданлык никахы буенча яши. 2007 елдан бирле күп эчкәне өчен исәптә тора. Балалары берничә тапкыр социаль приютта яшәп алалар. «Соңгы тапкыр әниләре эчүен ташлар, эшкә урнашыр дигән шарт белән гаиләгә кире кайтарылалар. Әмма бернәрсә дә үзгәрми. Хатынның эшлисе килми», - ди Ольга Гарнышева. Әти-әниләре балаларын гел генә кочак җәеп каршы алмыйлар, аларның кәефләре, тәртипләре үзгәреп тора. Әлбәттә, эчә торган хатынга безнең ише кунаклар килеп үзенең дөрес яшәмәгәнен әйтеп торулары ошамый. Без килгәндә ир кеше кухняда ашарга пешереп ята, ә хуҗабикә иртән үк эчеп алган. Тикшерүчеләр аңа кисәтү ясадылар.

Өченче тукталыш - Чернышевский урамы. Әлеге гаилә профилактик исәптән төшерелгән, чөнки әни кеше эчүен ташлаган, ул хәзер декрет ялында. Ишекне өч бала белән утыручы әбиләре ачты. Фатирда газ өзелгән, бурыч 2800 сумга җиткән булган. Бурычны кайтару өчен әни кешегә кич белән эшләргә туры килә. Боларның өлкән уллары шулай ук ПДНда профилактик исәптә торган, әмма мәктәпнең соравы буенча аннан төшерелгән.

Тагын бер йортка юнәлдек. Комсомольская урамындагы шәхси йорт. Ишектә йозак эленеп тора. "Әлеге гаилә буенча материал әзерләнде, ике бала буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм итү каралган", - дип аңлата Ольга Гарнышева.

Тикшерү күрсәткәнчә, рейдлар үткәрү уңай нәтиҗәләр бирә. Мондый гаиләләрнең күпчелегендә көнкүреш шартлары нормага туры килә. Ата-аналар, үзләренең аерым контрольдә торганнарын аңлап тәртипләрен яхшырталар, эчүләрен ташлыйлар, тормыш шартларын яхшыртырга омтылалар һәм балалары кешечә яшәсен өчен барысын да эшләргә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев