Оптимист булдылар
1нче каналдан Жуков киносын бик яратып карадым. Бигрәк тә Берияне кулга алу процессын чын итеп кабул иттем. Жуков ролен башкаручы киноактер Александр Балуев сокландырды мине.
Хәрби кием, мәһабәт гәүдә һәм ышаныч яулаган авторитет, сугышны җиңеп чыккан маршал. Мәрхүм әнкәй исән булса аңа да бик ошар иде бу кино.
Әнкәебез Сәмигуллина Мәрфуга (1924 ел) Бөек Ватан сугышы башланганда Сталинград шәһәрендә була (хәзерге Волгоград). Иптәш кызлары Шәфика, Мәскүдә, Нуриасма апалар белән акча эшләргә дип килгән булганнар. Төзелештә эшлибез, әйбәт ашаталар, акча түләп торалар, туган авылга өс-башны бөтенәйтеп, акча җыеп кайтабыз инде дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әнкәйләрне кайтармаганнар. Иделдә сал агызу эшендә юан авиа агачларны бәйләп торырга калдырганнар. "Кара көзгә кергәч 17-18 сәгатькә калдырдылар эш сәгатен (аңа кадәр көн-төн су эчендә), суыклар башлангач аякларны боздан ватып ала идек, боттан суда торып эшләдек", дип сөйли иде ул.
Немец фашистлары Сталинград шәһәренең иске аэропортын бомбага тота башлый. Идел коточкыч шартлаулардан, бомба ярылудан кайнап тора башлагач, әнкәйләрне кайтарып җибәргәннәр. Сугыш беткәнче "Илләт урманы", Кызыл тау (хәзерге милли парк территориясе), Красный бор урманнарында агач кисүдә эшләгән. Тыл солдаты булган, ир-ат эшен эшләгән һәм Ватан өчен сәламәтлеген биреп, 40 яшендә инвалид булып урын өстендә 76 яшенә кадәр яшәде. Сабантуйларга машинага утыртып алып бара идек, мунчага, безгә - балаларына да, урындыкка утыртып, күтәреп йөрттек. Искиткеч зиһенле, гарәпчә өзми Табәрәкә, ясин догаларын яттан сөйли иде. Әнкәебез әйтә иде, сугыш барган вакытларда сатлыкҗан Берия Бөгелмәгә кадәр асыл ир-атлар артыннан килгән дип.
Әткәебез Рахманов Габдулла да сугыш башланганда Питер шәһәрендә булган. Эшкә нык, әмма чәчәк авыруыннан бер күзе сукыр, колагы ишетмәгән (1921 нче елгы) әткәебез Түбән Тәкермәнгә кайта, яңа өй, мунча сала. Күрше сугыш ятимнәре Гөлҗиһан, Миңнезифа, Мияссәрә, Шәмсенур әбиләрне мунчага кертеп, 73 яшенә кадәр фермада эшләп, безне, алты баласын, ач-ялангач итмичә яшәде.
Ватан өчен сугыштан соң интегеп яшәп дәүләттән бер ярдәм күрмичә үлеп беттеләр безнең кадерле кешеләребез. Оптимист булып илнең һәр яңалыгы белән кызыксынып яшәделәр. Җитәкчеләр, Президентыбыз кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсыннар иде. Безнең әнкәйләр, әткәйләр күргән кайгы-михнәтне
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев