Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Психологик ярдәм урынлы

Агымдагы елның 11 ае эчендә 188 хөкем ителүче учет буенча узды, шуларның 175 е - психологик ярдәмгә мохтаҗ, ә 36 кеше аеруча зур игътибар таләп итә.

Җәзаларны үтәтү инспекциясе карамагындагы һәркемне инспекция психологлары тик-шерә. Бу психолог ярдәменә мохтаҗ булган затларны ачыклау өчен зарур: кемдер төшенкелеккә бирелгән, кемдер төрле тискәре бәйлелеккә дучар ителгәнлектән, аның үз-үзен тотышында деструктив формалар бар.

Кайчак кешегә эшкә урнашу, гаилә мәсьәләләрендә, производство мөнәсәбәтләрен хәл иткәндә дә психолог ярдәме кирәк. Кайберәүләрне авыр тормыш хәлендә калган очракта үз-үзен тотарга өйрәтергә кирәк.

Россия Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте идарәсенең ТР буенча ФКУ бүлекчәсе психологы Румил Солтанов һәр кварталда инспекциягә килеп, учетта торучылар белән психодиагностик, шәхси һәм төркемдә психокоррекция һәм профилактика эшләре алып бара.

Хөкем ителүчеләргә беренчел диагностика уздыру барышында алар белән әңгәмә корыла, личное делодагы документлары, эш, уку урыныннан характеристика, гаилә әгъзалары фикерләре анализлана, тест уздырыла. Өстәвенә хөкем ителүченең якын даирәдәге кешеләре (гаилә, дуслар, хезмәттәшләр) кем булуын өйрәнү зарур, чөнки алар аның тәртибенә турыдан-туры йогынты ясый. Шуларның барысы да әлеге затның шәхси-психологик үзенчәлекләре турында күзаллау булдырырга, деструктив формаларга тайпылыш булганнарны ачыкларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев