Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның мөхтәрәм кешесе

Гомере буена бар көчен, сәләтен, тырышлыгын кешеләр мәнфәгатен кайгыртуга багышлап, дистәләрчә еллар буена тупланган хезмәт тәҗрибәсен, осталыгын яшь буынга җиткерүче, шул рәвешле районыбыз кешеләренең зур абруен казанучы хөрмәтле Александр Андрианович Жбановның 29 февральдә тормышында олуг вакыйга - 80 яшьлек юбилее.

Александр Андрианович Жбанов Пенза өлкәсенең Иссин районы Любятино авылында 1932 елның 29 февралендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

1949 елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмам­лап М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, 1954 елда галим-агроном белгечлеге алып чыга. Шуннан соң аны комсомол путевкасы белән Алтай краеның Ямин МТСына эшкә агроном итеп җибәрәләр, ул анда чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерүдә катнаша. 1956 елда тормыш иптәше Роза Нигъматулловна белән Минзәләгә кай­талар. 1956-58 елларда техникумда укыта. 1958-61 елларда район комсомол комитетын җитәкли. 1961- 1967 елларда Воровский совхозында КПССның парт- ком секретаре һәм бер үк вакытта баш агроном ва­зифаларын башкара. Бер ара район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном, 1968 елның октябрь аеннан 1972 елга чаклы КПСС район коми­тетының икенче секретаре, 1972-80 елларда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли һәм бер үк вакытта район башкарма комитеты рәи­сенең беренче урынбасары, 1980-83 елларда район башкарма комитеты рәисе, 1983-85 елларда сов­хоз-техникумның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып хезмәт куя, 1985-2003 елларда авыл хуҗалыгы техникумында студентларга белем бирә.

Тәҗрибәле җитәкче яхшы эшләгәне өчен ике Почет билгесе ордены, 10 медаль, СССР Югары Советы президиумының Мактау грамоталары һәм башка күп төрле медальләр белән бүләкләнгән. Ул эшләгән дәвердә 8 мәртәбә район, бер тапкыр шәһәр советы депутаты итеп сайлана. 15 ел рәттән район партия комитеты бюросының әгъзасы була. 3 мәртәбә пар­тия өлкә комитеты конференциясенә делегат итеп сайлана.

Хөрмәтле Александр Андрианович, сезне ихлас күңелдән шушы юбилеегыз белән котлыйбыз, ны­клы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге телибез, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп тагын бик күп еллар иминлектә яшәргә язсын Сезгә!

Ихтирам белән район Советы, район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм

азык-төлек идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев