Реклама
Җәмгыять
Һәрберсендә булачак
Алдагы сайлауларның төп яңалыгы - илебез сайлау участокларында веб- камералар куелуда.
Безнең районның 50 сайлау участогында (36 сы - авылда, калганы - шәһәрдә) һәр участокка икәү исәбеннән web-камералар куелачак. Бүгенге көндә аларны куеп тик- шереп карау башланды. Бер камера участокның гомуми торышын чагылдырса, икенчесе исә тавыш бирүченең йөзен күрсәтмәслек һәм сайлау серен бозмаслык итеп сайлау урнасына юнәлтеләчәк. "Сайлау- чыларга борчылыр урын юк, аларның йөзе бюллетень алганда да, тавыш биргәндә дә алгы планда күрсәтелмәячәк", - ди Минзәлә муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фирдәвис Хәмитов.
"Тапшыру тизлеге секундына 2мб тәшкил итә, бу үз чиратында һәр сайлаучыга реаль вакыт режимында сайлау участогындагы вәзгыять белән танышырга мөмкинлек бирә" , - дип хәбәр итә Минзәлә РУЭС начальнигы урынбасары Альберт Мифтахетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев