Реклама
Җәмгыять
Ремонт башланды
Искәртеп узабыз, быел республикабызда гомумбелем бирү учреждениеләрендә капремонт буенча зур күләмле программа старт алды. Программада алты төр эш башкару күздә тотыла: түбәләрне, санузел, инженерлык коммуникацияләрен, тышкы һәм эчке ишекләрне, тәрәзәләрне алыштыру. Өстәвенә, барлык эшләрне 15 августтан да соңга калмый төгәлләү максаты куела.
Быелгы капремонт программасына кергән 40 елдан артык тарихы булган 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә капремонт эшләре башланып китте. Ике мәктәптә дә капремонт эшләрен подрядчы оешма - "Сфера" ҖЧҖ башкара.
"Безнең мәктәптә ремонт эшләре балалар каникулга чыкканчы ук, 3 атна элек башланды", - диде безгә 2 нче мәктәп директоры Алексей Басков. Капремонт мәктәпнең чит телләр, татар теле укытыла торган төп бинадан бераз читтәрәк урнашкан бинасында бара (элек анда башлангыч сыйныфлар укытыла иде): төзүчеләр профнастилдан түбә ябу белән мәшгуль.
"Хәзер каникул чоры, шуңа күрә төзүчеләр программага кертелгән тышкы һәм эчке ишекләрне алыштыру кебек эшләрне башкара торсалар, без каршы килмәс идек", дип калды Алексей Александрович.
3 нче мәктәпнең спортзал түбәсе бик беткән булган, подрядчы оешманың 4 төзүчесе шунда кайнаша иде. Элек аның түбәсе тигез булган, яңасын сөзәк итеп эшләячәкләр. Башта төзүчеләр түбәнең ян-ягын кирпечтән кү-тәреп чыгалар, аннары өрлекләр урнаштырып түбәсен профнастилдан ябачаклар. Икенче бер төркем мәктәпнең беренче катындагы бәдрәфен-дә эшли, стенаның яртылаш өлешенә плитә беркетәләр иде, калган яртылаш өлеше акка буялачак, диде алар. Башлаган шушы эшләрне язгы каникулда тәмамларга исәплиләр. Ике мәктәп-тә дә инженерлык ком-муникацияләре, канализация системалары биг-рәк тә тузган, шуңа күрә тизрәк җәйге каникуллар җитүен түземсезләнеп көтәләр биредә. Капремонт эшләренең нинди темпта һәм ничек башкарылуы төзүчеләргә бәйле, әлбәттә, өченче мәктәп директоры Тәлгать Флүрович әйтмешли, иң мөһиме - сыйфатлы башкарылсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев