Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рус теле атналыгы

Шул исемдәге республикакүләм фәнни-методик форум кысаларында 3 нче урта мәктәптә ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар уздырылды.

Рус теле укытучылары О.Кривенкова, В.Коллер һәм Н.Жильцовалар"Цифрлы гасыр мәктәбе" гомумроссия проекты кысаларында рус теле буенча "Ачык дәрес" Бөтенроссия интернет-фестивалендә катнашты.
Рус теле укытучылары "Рус теле турында иң яхшы цитаталар" плакатлар конкурсы уздырдылар. Анда Алена Никитина (7 сыйныф) җиңде, Альбина Салихова (5А сыйныфы) - икенче, Аделина Салихова (5А сыйныфы) өченче урынга чыкты. 28 укучы "Рус теле турында"гы авторлык шигырьләре конкурсында катнашты.
"Иң яхшы лингвист" конкурсында катнашучылар рус теле буенча катлаулы дәрәҗәдәге тест биремнәрен үтәделәр. Эльвира Әхмәтова (5А сыйныфы), Ангелина Бубекова (6А сыйныфы), Дарья Панарина (7сыйныф), Зилә Зыязетдинова (9А сыйныф) иң күп балл җыючы булдылар.
2А (С.Алешкина) һәм 3А (Г.Мирзаянова) сыйныфларында рус теле дәресләре мәгълүмати-коммуникацион техноло-гияләр кулланып уздырылды. 4 сыйныф укучылары өчен Л.Илюшина, О.Петрова һәм Р.Нәҗмиева "Мавыктыргыч рус теле" баш астында КВН уздырды. 2-4 сыйныфлар өчен уздырылган олимпиадада А.Шәймөхәммәтов (2А), Э.Овчинникова (3Б), Р.Мингазетдинов (4В) иң күп балл җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X