Ружевскийлар
ХIХ гасырның 70 нче елларыннан алып, 1917 елның октябрь зилзиләсенә кадәрге чорда Минзәлә төбәгендә әлеге фамилияне йөрткән тугыз шәхес мәгълүм безгә. Алар биләгән җирләр һәм башкарган хезмәтләре хакында сөйләү исәбебез.
Башта ук искәртик, аларның бишесен без шартлы рәвештә, өлкән буын, калганнарын яшь буын Ружевскийлар дип атадык. Өлкәннәрнең беренчесе - Николай Павлович. Ранглар турындагы табельдәге чины коллежский асессор. 1873 елда өязнең IV станында мировой посредник, 1876 елда өяз земство җыелышы гласные (депутаты). 1896 елда барлык биләмәсе 719,11 дисәтинә. 1898 елда ул Яңа Спасс вулысында 415,5, Матвеевка вулысында 108,1, ә барысы 523,6 дисәтинә җир биләгән. Чагыштырыла торган ике елда хуҗаның 194,51 дисәтинә биләмәсе кимегән. Сәбәбен ачыклардай мәгълүматлар әлегә табылмады.
Ружевскийларның икенчесе - коллежский регистратор Николай Сергеевич. 1889 елда өяз земство җыелышы гласные итеп сайланган. 1896 елда ул Яңа Спасс вулысында 500 дисәтинә җир биләгән. Моннан Леонид Сергеевич белән икесенең Матвеевка вулысында 108 дисәтинә җирләре булган.
Николай Сергеевичның варислары 1912-1913 елларда 553 дисәтинә җиргә хуҗа булганнар. Гомуми мәйданның 500,5 дисәтинәсен сөрүлек җирләр, 31 дисәтинәсен урман, 15 дисәтинәсен болын алып торган, ә 6,5 дисәтинәсе ихаталары астында булган. Алар тегермән тотканнар, мал-туарны күп асраганнар. Губерна статистика бүлеге 1915 елда дөньяга чыгарган белешмәлектә хуҗаларның 31 баш ат малы тотулары, 52 баш мөгезле эре терлек асраулары хәбәр ителгән.
Ружевскийларның өченчесе, Владимир Павлович, Петербургтагы медико-хирургия академиясендә белем алган. 1869 елда аны, революцион карашлары чагылуда гаепләп, Олонец губернасына сөргәннәр. Анда күпме булган, кайчан яңадан академиясенә кайтып, белем алган, аны кайчан тәмамлаган - болары безгә мәгълүм түгел. Әмма мәгълүме шул, студент үз дигәненә ирешкән, академияне уңышлы тәмамлап, кулына врач дипломы алган. 1889 елгы белешмәлек китабында аның шәһәребез хастаханәсендә врач булып хезмәт итүе хәбәр ителә.
Ружевскийларның чираттагы дүртесе Куян авылы кешеләре Дәхмәт авылы дип йөрткән Ахматовка авылыннан бер-бер ярым км ераклыкта булган утарында гомер иткән Мария Валериановна (кайбер очракларда Владимировна). 1896 елда ул 923,79 дисәтинә җиргә хуҗа булса, 1898 елда 910 дисәтинә биләмәсе өчен 1694 сум 76 тиен җир салымы түләгән. Хуҗабикә биләмәсенең 13,79 дисәтинәгә кимү сәбәбе безгә мәгълүм түгел.
Без өлкән Ружевскийлар төркемендә санаган, Кече Ружевка авылындагы утарларында яшәгән Зинаида Сергеевна улы Дмитрий Николаевич белән бергә гомер сөргән. Гомере буена кияүгә чыкмаган, кыз килеш калган Зинаида Сергеевна 1906 елнын 6 апрелендә якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчкән, Можарово зиратына җирләнгән.
Яшь Ружевскийларның беренчесе Дмитрий Николаевич, 1909-1912 елларда өяз земство җыелышында земство идарәче вәкиле буларак катнашып килгән булса, 1913-1915 һәм 1916-1917 тво җыелышы гласные. 1912-1913 елларда ул 208,52 дисәтинә җир биләгән.
1905 ел, 26 августта 26 яшьлек Дмитрий Николаевич 19 яшендәге Александра Николаевна Фищевага өйләнгән. 1906 елның 16 июнендә аларның уллары Федор, 1908 ел, 15 мартта икенче уллары Николай туганнар, ә шул елның 15 мартында балаларның әнисе дөньяны калдырып киткән.
Яшь Ружевскийларның икесе, запастагы поручик Борис Николаевич һәм аның кыз туганы Татьяна Николаевна үзләренең Ахматовка авылындагы утарында гомер иткәннәр. Татьяна Николаевна гомуми биләмәдәге үз өлешен, 94 дисәтинә җирен 1908 елда сатып җибәргән, туганнар 544,18 дисәтинә җир белән калганнар. Әлеге мәйдан 1912-1913 еллар мәгълүматлары белән әзерләнгән белешмәлектә дә күрсәтелә.
Яшь туганнарның дүртенчесе, Николай Николаевич, югары юридик белем алганнан соң, өяз судында тикшерүче булып хезмәт куйган, 1909-1912 елларга өяз земство җыелышы гласные булып сайланган. Юристның җиргә мөнәсәбәте, җир хуҗасы булып торуы хакында мәгълүматлар очратмадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев