Реклама
Җәмгыять
Сабантуй илчеләре, яки Түбәтәйле дүрт тәүлек
Кайсыгызның туган көнендә эшлекле сәфәр белән ерак юлга автобуста чыгып киткәне бар?
Ә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның язмышына быел шулай язылган икән. Ул район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов җитәкчелегендәге 31 кешелек район делегациясе составында Төмән өлкәсенең Түбән Тавда районында үткән өлкә сабан туенда булды. Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре, яшь талантлар - Р.Кәбиров, Н.Нуруллина, В.Тимергалиева, О.Краснова, Т.Гыйләҗева, А.Латыйпов, Габдуллиннар, И.Каюмов, А.Шакиров, Әлмиевалар, Е.Голякова, театр артистлары Р.Муллина, Э.Гәрәева, Л.Минимуллин, И.Хисмәтуллин, Р.Абзалов, Р.Хафизов, көрәшчеләр Р.Бәдриев (судья, тренер), А.Билалов, Р.Әхмәтшин, Р.Шәйхетдинов, Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә башка районнар кебек үк, татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабантуй илчеләре буларак бардылар. Делегация составында кемнәр баруын санап чыгу юкка түгел. Күз алдына китерегез, 1200 чакрым автобуста барырга, Татарстанны, Минзәләне лаеклы күрсәтеп чыгыш ясап, шул ук көнне кайтыр юлга чыгу өчен район даны турында уйлау белән беррәттән, физик яктан да сәламәт булу бик мөһим.
Район хакимияте башлыгы Рәсим Мөкәррәмовичның озатып калуы, юл буенча хәлне белеп торуы, Тавдада коллектив белән аралашуы һәм кайтканда район чигендә каршы алуы районның сабантуй илчеләренә позитив кәеф өстәде. АТП директоры Рамил Кәримов җитәкчелегендә барган шоферлар - Николай Лебедев һәм Сергей Бердниковның югары профес сиона ль легенә делегациянең һәр әгъзасы югары бәя бирде.
Түбән Тавда авылындагы сабантуйның ничек үтүе хакында тәфсилләп язарга җыенмыйм. Әмма авыл, аның үзенчәлекләре хакында кайбер бизәкләрне әйтмичә ярамас.
Авыл зур, соңгы елларда төзелгән күп фатирлы матур йортлар бик күп, фонтаны эшләп утыра. Безнең килгән хөрмәткәдер инде, кичен беразга гына булса да фонтанны төсле утлар белән дә яктырттылар.
Шифер түбәле иске йортлар да җитәрлек. Шул иске өлештә тротуар салып куюлары, су агарлык канау, торбалар салып, һәр йорт капка төбенә асфальт салынуы минзәләлеләрне бик гаҗәпләндерде. Әмма көнләшү бу яктан түгел, ә башкадан булырга тиеш. Район башлыгы Рәсим Садыковның әлеге район вәкиле (башлык командировкада иде, бу якларда район башлыклары тәҗрибә уртаклашырга Италиягә баралар икән) белән сөйләшүендә катнашып, шуны аңладым. Район бюджеты 1,2 млрд сумнан артып китә (бездә шуның өчтән бере) һәм күп өлешен максатчан программаларны финанслауга бирәләр икән. Шуңадыр да, авыл үзәгендәге балалар мәйданчыклары зурлыгы һәм төрлелеге белән хәйран калдыра. Район үзәгендә 17 мең кеше яши (районда - 24 мең), өр- яңадан салынган чиркәү бар. Ә мәчет - татарлар күбрәк яшәгән авылларда. Кичен тәртип сакларга казаклар чыга, аларның хәтта нагайкалары да бар. Бездә дә ДНД сафында (үзләренә аерым бер көн) аларны тәртип сакларга чакырырга буладыр. Әмма казаклар турында сөйләшкәндә Татарстан кебек күп милләтле һәм диннәр төрлелеге булган республикаларда тарихны да онытып бетермәскә кирәк. Бу хакта бер чыгышында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә әйтте.
Районда ГИБДД бете- релгән. Әмма өлкәдән килеп крутойларның кикрикләрен шиңдереп китәләр икән. Аңлавымча, алар өчен авторитет - юл йөрү кагыйдәләре.
Тавда Россиянең Себерне яулап алганда бер ныгытма алып торган. Юл буйларында хәзер дә олы-олы тәреләрнең очрап торуы әнә шул яулап алу инстинктының дәвамы дип аңларга була. Район мәйданы 735645 гектар тәшкил итә, шуның яртысын урманнар алып тора. Сөрүлек җирләре - 43656 гектар. Игенчелек һәм бәрәңге үстерү алга киткән. 87 күлнең 20 сендә балык тоту промысел дәрәҗәсенә күтәрелгән. Киндер авылында 2400 баш сыерга исәпләнгән мега-ферма бар. Сарык фермасы эшли. Кәҗә һәм страус фермасы төзергә җыеналар. ПК "Молоко" акционер җәмгыяте күп төрле сөт продукциясе чыгара. Делегациянең бер өлеше шул оешманың "Бәхетле Сибирия" кунакханәсендә торды. Өч тегермәннәре эшләп тора.
Безне иң аптыратканы - Сабантуйның хәмерсез үтүе булды. Хәтта ул көнне тәмәке дә сатмадылар. Алкогольле эчемлек Сабантуй мәйданында гына түгел, кибетләрдә дә юк. Хәтта сигарет та сатылмады бугай. Менә дигән үрнәк. Икенче үрнәк - мәйданда заводилылар (әйдәманнар булды). Мин башта аларны рәсми делегация белән генә йөри дип уйлаган идем. Әмма ике гармунчы һәм бер тел остасы, җырчы соңыннан халык булган җирдә җырлап-биеп, дәрт өстәп йөрделәр.
Өлкә Сабан туе булса да, халык бик күп түгел иде. Бу хакта оештыручылар үзләре дә әйтте. Кайбер авылларда үтүче район Сабантуйларына кеше күбрәк тә җыела икән.
Әмма бөтен традицияләр дә сакланган. Бирегә татарлар аеруча күп яшәгән җиде район делегациясе килгән иде. Һәрберсе үз композициясен әзерләгән. Төмәннең үзеннән килгән культура үзәге дә тулы бер экспозиция тәкъдим итте. Биредә Сабантуйны сабан бәйрәме дип кенә түгел, ә дуслык һәм хезмәт бәйрәме дигән лозунг астында үткәрәләр. Аралашканда без - Себер татарлары дип сөйләшсәләр дә, җырларында:
Себер, Себер,
Бер син генә җирдә...
Минем мәхәббәтем - Казанга, дигән сүзләр яңгырый.
Андагы экспозиция, концерт номерларын сөйләсәң, сүзләр күп була. Теләгән кеше әлеге сәфәрдән видеофильм карый алачак. Рөстәм Хәкимҗанов бөтен нечкәлекләрен төшерергә омтылды. Фильм әзер булгач, хәбәр итәрбез.
Делегациянең бердәм- леге татарча көрәш караганда аеруча нык чагылды. Мондый җанатарлык безнең көрәшчеләргә көч бирде. Көрәшчеләр күп иде. Төмәннән хәтта ирекле көрәш белән шөгыльләнүче бер команда махсус килгән. Физик яктан әзерлекләре нык булган башка район вәкилләре дә җитәрлек иде. Шуңа да карамастан, безнекеләр призлы урын нарны алдылар. Өченче әйләнеш көрәшен тулысынча караган район башлыгы Рәсим Садыков Ринат Әхмәтшинның абсолют батырга көрәшүенә соклануын белдереп аерым премия бирде.
Сабантуйны үткәргәч үземнең язу дәфтәремне делегация әгъзаларына бирдем. Анда Төмәнгә барып кайту турында төрле фикерләр, тәкъдимнәр язылган. Киләсе елларда Татарстан хөкүмәтенең "Сабантуй" проекты сакланып, безнең район вәкилләренә тагын бер төбәккә барырга туры килә икән, аларның күбесе тормышка ашачагына шик юк. Кимчелекләр, кыенлыклар, зарлар, авырулар онытыла ул. Вакыт фильтры фәкать яхшы якларны гына хәтердә калдыра.
Түбәтәйле дүрт тәүлеккә килгәндә, юлда "Минзәлә" дип язылган автобустан түбәтәйле кеше дә чыккач, безнең Татарстаннан икәнлегебезне күрсәтү өчен мин кигән идем. Мактану өчен түгел. Туктаган урыннарда берәү дә кырын карамады. Ә Тавдада татар икәнлегебезне белеп татарча әңгәмә коручылар күп булды. Ул якларда Татарстаннан күчеп утыручылар шактый икән. Тавданың үзендә, мәсәлән, Апас районыннан күчеп килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев