Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз, мошенниклар!

Соңгы еллардагы социаль мошенниклык очраклары арасында телефон аферистлары бик еш очрый.

Агымдагы елда гына да республикабызда 400 дән артык шундый очрак теркәлгән, шул рәвешле гражданнарга 12 млн сумга якын зыян китерелгән. Мошенниклар тозагына ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләр эләгә. Алар телефон номерына SMS-хәбәрләр җибәреп, я булмаса полиция хезмәткәре, фармацевтика фирмасы кон-сультанты, социаль яклау яисә Пенсия фонды, горгаз хезмәткәре һәм тагын әллә кемнәр исеменнән мөрәҗәгать итеп, абонент номерына акча салуны таләп итәләр.

Әйтик, декабрь башында, көндезге унберләр тирәсендә, Минзәләдә яшәүче Д.ның өй телефонына билгесез ир-ат шалтыратып, киявенең автоюлда кеше бәрдерүе хакында хәбәр итә, акча күчерүен таләп итә. Әмма Д. аның ялганына бирешми, андый мошенниклар турында хәбәрдар булуы сәбәпле, ул тиз арада полициягә хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында да мондый көтелмәгән "бү-ләк-сюрприз"ларның булуы ихтимал. Шуның өчен дә игътибарлы булыгыз, мошен-никлар тозагына эләгә күрмәгез. Әгәр якыннарыгыз шундыйлар корбаны булган, я булмаса үзегезгә карата нинди дә булса законсыз гамәлләр кылырга маташулары турында шик туа калса, тиз арада 02 телефоны аша полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев