Реклама
Җәмгыять
Саннар һәм фактлар
Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең ТРның Минзәлә район бүлегендә штатта 14 кеше исәпләнә.
2011 отчет елында суд приставларының Минзәлә район бүлегендә 151133 мең сумлык 8569 башкарма эш каралды. Шуларның 5428 е - суд карарлары буенча, гомуми суммасы 137995 мең сум тәшкил итә.
Ел башыннан башкарма эшләр түбәндәгечә бүленде: 411 эш (4,7%) - алимент бурычларын түләтү буенча; 471 е (5,4%) - кредит бурычларын түләтү буенча; 205 эш (2,4%) - хезмәт хакы бурычларын кайтару; 1478 е (17,2%) - дәүләт пошлинасын түләтү; лар буенча; 879 (10,3%) - салым түләүләре буенча башкарма документлар, шул исәптән, суд карарлары буенча; 120 се (1,2%) - прокуратура дәгъвалары буенча бюджет оешмаларына карата мөлкәти булмаган характердагы эшләр; 2053 е (23,9%) - башка, шул исәптән, конфискация, зыян салу, мөлкәти булмаган характердагы башкарма эшләр.
Отчет чорында 58672 мең сумлык 6287 башкарма эш төгәлләнде. Шуларның 3769 ы - суд карарлары буенча, гомуми суммасы - 50240 мең сум. 2012 елга күчкән калдык башкармада булган эшләрнең 26 проценты - 2282 данә (1659 ы - суд карарлары буенча), гомуми суммасы - 86171 мең сум (суд карарлары буенча - 82323 мең сум).
Чынлыкта 25561 мең сумлык 4237 башкарма эш тәмамланган.
Мөмкин булмаганлык акты буенча 606 башкарма эш туктатылды - 16780 мең сумлык.
Башкарма документны бирүче орган таләбе буенча 5314 мең сумлык 279 башкарма эш төгәлләнде.
202 башкарма эш ( 5413 мең сумлык) конкурс идарәчесенә җибәрелде.
175 эш (6048 мең сумлык) башка подразделениеләргә җибәрелде.
109 эш хезмәт хакы хисабына җибәрелде.
Күптән булганлык вакыты чыгу белән, 198 мең сумлык 630 башкарма эш туктатылды, бурычлы вафат булу сәбәпле, 9 башкарма эш туктатылды - 1086 мең сумлык.
Отчет чорында РФ Федераль бюджетына 870 мең сум башкарма җыемнар түләнде.
Салым түләүләре бюджетына 6153 мең сум күләмендә салым түләүләре күчерелде.
Төрле дәрәҗәдәге бюджетка административ штрафлар буенча 1041 мең сум акча күчерелде.
Отчет чорында 20 җинаять эше кузгатылды, шуларның 18 е - алимент түләүдән качып йөрүчеләр, калганнары - файдалану тыелган милектән читләштерү. Гаепләнү акты белән 20 җинаять эше судка җибәрелде.
Шушы чорда административ хокук бозулар буенча 108 эш кузгатылды.
Шул ук чорда суд приставларының начар эшләвенә дәгъва белдереп, 8 мөрәҗәгать керде, алар нигезсез дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев