Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саунасы да эшләсә...

"Шәһәребездә бассейнның эшләве ничек шәп! Вакытны гаиләң белән биредә уздыру өчен уңайлы урын бу. Кызганычка каршы, быел биредә сауна эшләми. Бассейннан чыккач яки фитнес белән шөгыльләнгәннән соң саунага да кереп чыгасы килә бит. Бассейн җитәкчелеге саунаны эшләтү чарасын тапсын иде. Күрерсез, монда йөрүчеләр шунда ук артачак.

"Минзәлә" ММҮ сайтындагы "гостевая книга"сында калдырылган әлеге комментарийга карата "Юбилейный"ДЮСШ директоры Рәмзил Бәдриев болай дип җавап бирде:

-Беренчедән, әлеге сауналарның эшләве безгә күпмедер керем китерә дип уйламагыз. Икенче яктан карасак, бассейн керүчеләргә әлеге сауналарның хаҗәте дә юк. Бассейнга керер алдыннан һәм чыккач коенып алырга душлар эшләп тора. Кайберәүләр шуңа барып җитте ки, биредәге саунаны мунча урынына күрә башладылар, аның ташлары өстенә су да салып җибәрәләр. Ул бит электрга эшли! Су сипкәч, сухой теннар яна да чыга.

Без мондый теннарга заказ бирдек-бирүен, якын араларда кайтыр дип уйлыйм. Сауна эшли башлаган очракта сауна яратучылар да безнең таләпләрне дөрес аңласыннар, кемнеңдер сансызлыгы аркасында башкалар җәфаланмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X