Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаган юлыбыз

Әлфия Автулева, пен­сионер:

- Үзебезнең төзүчеләр көче белән районыбызда 2011 елда гына да 140 млн сумлык эш башкары­лган. Болар - күпфатирлы йортларны капиталь ре­монтлау, гражданнарны авария хәлендәге торак­тан чыгару, социаль ипо­тека, ветераннарны, ятим балаларны торак белән тәэмин итү, авылның со­циаль үсеше, "Бәләкәч" программалары буенча тормышка ашырылган.

Менә без яши торган Изыскательләр ура­мы, 2/11А йортында да капремонт булды, шушы программа бу­енча искереп-тауша­лып беткән инженерлык коммуникацияләренең алыштырылуы безгә бигрәк тә куаныч өстәде. Тормышыбыз алга бара, безнең гомердә генә дә нинди үзгәрешләр бул­ды, шушы рәхәт, тыныч тормышта озаграк яшәп каласы иде әле.

Ләйсән Идиатуллина, шәһәрдә яшәүче:

- Хөкүмәтебез, район җитәкчелеге тарафын­нан нинди зур эш башка­рылды: ике ел дигәндә шәһәрдәге һәм авыллар­дагы күпкатлы йортлар­дагы фатирларда ике контурлы газ казаннарын урнаштыру, җылылык системаларын яңарту, монтажлау буенча эшләрне төгәлләделәр дә куйдылар бит. Мондый ике контурлы газ казан­нарын урнаштырып чыгу районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгында чып-чын революция бул­ды дияр идем.

Квартал котельныйла­рыннан җылытыла торган чакларны искә төшерсәк, тәннәр чемертәп китә. Хәзер үзебезгә ничек кирәк, шулай көйлибез газ казанын.

Кеше яхшыга тиз күнегә бит ул, без дә оҗмахка тиң тормышка өйрәндек. Фатирларда җылы, рәхәтләнеп салкын суын­нан, кайнар суыннан фай­даланабыз, берөзлексез газы килеп тора, электры янып тора, тагын ни кирәк. РФ Президентын сайлау­лар көнне сайлау бюлле­тенен кулыма алгач, дул­кынландыргыч тәэсирләр кичердем, ил башлыгын сайлыйбыз бит. Илебез ышанычлы кулларда бул­сын дип, тавышымны Вла­димир Путинга бирдем.

Евдокия Казанцева, пен­сионер:

- Кеше тормышында иң мөһиме нәрсә? Яраткан эше, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителсен, сәламәт булсын, Җир йөзендә тынычлык хаким­лек итсен.

Балачагы сугыш чорына туры килгән буын вәкиле буларак, иң борчыган нәрсә шул, бу афәтләр балаларыбыз һәм оны­кларыбыз белән кабат­ланмасын иде. Радио һәм телевидение аша теге яки бу илдә революция, төрле бәрелешүләр ту­рында сүз чыкса, бөтен йөрәгемне, җанымны кур­ку биләп ала.

Илебез белән төрлечә көч куллануларга кар­шы булган кешеләр җитәкчелек итүенә мин чиксез шатмын.

Хөкүмәтебезнең ил хал­кы турында кайгырту­чанлык күрсәтүен күреп һәм ишетеп, күңел сөенә. Аеруча пенсионерлар ту­рында, чөнки бу турыдан- туры үземә дә кагыла. Пенсияләрнең алга таба да үсәчәге турындагы яңалык шатландырды мине. Әмма пенсияләр артыннан ук тарифлар- ның һәм кибетләрдәге продуктларның артуы кебек күренеш булмасын иде.

Мөнир Моратов, "Вамин - Якты юл" бүлекчәсе агрономы:

- Хәзерге Россия - ул Ев­ропа иле, мәгърур һәм зур Ватан. Әлбәттә, хәзерге Россия, үзенең электән килгән кайбер пробле­маларыннан арынмады. СССР вакытыннан кал­ган һәм хәзерге вакытта өстәлгән мәсьәләләр кат­лаулы, ләкин чишелешле. 2000 елда В.Путин пре­зидент булып сайлангач, проблемалар чишелә башлады, ил акрынлап булса да аякка басты. Республикада авыл хуҗа­лыгына инвесторлар кил­де.

Безнең хуҗалыкны "Ва­мин Татарстан" ААҖ үз канаты астына алды, фер­малар ремонтланды, яңа техникалар кайтты. Бүген Россия җитәкчелегенең алдагы елларга конкрет үсеш программасы бар.

Владимир Путинның яңа­дан Президент булып сайлануы ил экономи­касын яңартуда барган үзгәрешләрнең дәвам итәчәгенә ишарәли. Мин аның өчен тавыш биргән­дә нәкъ менә шушы фике­ремнең тормышка ашуын теләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев