Шәхси кабинет
Узган елның октябрь аенда Россия Федераль Салым хезмәте идарәсенең рәсми порталында физик затлар өчен "Салым түләүченең шәхси кабинеты"ның яңа электрон сервис версиясе җибәрелде.
Бу кабинетта нәрсәләр бар соң?
- Күчемле һәм күчемсез милек объектлары турында мәгълүмат;
- исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләре суммасы турында мәгълүмат;
- бюджет алдында салымнар буенча бурычлар турында мәгълүмат;
- арттырып түләүләр турында мәгълүмат.
Әлеге кабинетка ничек "керергә"?
1. Гаризаны түбәндәге ысуллар белән җибәрергә була:
- тору урыны буенча инспекция-гә мөрәҗәгать итеп;
- шәхсән үзең теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗә-гать итеп;
- Идарәнең ТР буенча Интернет-сайтына мөрәҗәгать итеп.
2. Беренчел пароль белән теркәү картасы алу;
3. "Кабинет"ка кереп, парольне даими парольгә әйләндерү. Хәзер кабинетыгыз чын мәгънәсендә шәхси булды.
Әгәр "кабинет"тагы мәгъ-лүматларда төгәлсезлекләр була икән, аның турында салым органына хәбәр итү кирәк. Теркәү органнарында мәгълүматлар ачыклангач, хата төзәтелә.
Хәзер өйдән чыкмыйча гына, күп кенә салым эшләрен башкару мөмкин булачак.
Интернет-сайт адресы: www.r16.nalog.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев