Реклама
Җәмгыять
“Шәһәрдә дә, урманчылыкта да тәртип”
Минзәлә урманчылыгы базасында 2012 нче елның I яртыеллыгы эш нәтиҗәләре буенча узган республика семинар-киңәшмәсендә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев нәкъ шундый сүзләр әйтте. Семинар эшендә район башлыгы Рәсим Садыков та катнашты.
Әлеге чарада республи- каның 30 урманчылыгыннан вәкилләр катнашты. Семинар экскурсия рәвешендә узды, анда республика урманчыларын һәр участоктагы тармак эшчәнлеге белән таныштырдылар. Әйтик, питомникта кунаклар элиталы агач-куакларның утырту материалын үз күзләре белән күрә, янгын сүндерү машинасы ярдәмендә түтәлләргә суны "веерлы" агым белән сибүне күзәтә; чүп үләннәрен җыючы чапкычны карый алдылар, махсус техника ярдәмендә урман культураларын утырту барышын карадылар.
Язын һәм көзен үсентеләр чәчү яңалык булды, көзен чәчелгәннәренең 15 см аерма бирүе ачыкланды. Министр бәян иткән проблемаларның берсе - республикада умартачылыкны җәелдерү. "Кайчандыр өләшеп бетергән умарталарны җыярга вакыт. Балга бәя беркайчан да төшмәячәк", - диде Наил Мәгъдиев. Моннан 30 ел элек Минзәләдә 300 бал корты семьясы булса, быел исә нибары 34 данә умарта калган. ТРның өлкән дәүләт урман инспекторы Мирзанур Мингазов фикеренчә, бал җыюның яхшы ысулы - умарталыкны күчереп йөртү. Берничә этапта чәчәк атучы баллы үлән чәчелә, бал кортлары даими рәвештә эшләп тора. "Стационар умарталыклар өметне акламады, чөнки алар юкәле урыннарда куела иде, ә билгеле булганча, юкә балны ел саен бирми, шуның өчен дә аларны күчереп йөртү зарурлыгы туды". Минзәлә урманчылыгына беркетелгән "Лесной" чишмәсендә министр урман фонды территориясендәге ял урыннарын төзекләндерү, матурлау өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклап үтте. Биредә ул саф чишмә суын татып карады, минзәләлеләр белән аралашты. "Мензелялес" ДБУ территориясендә кунаклар кирпеч өчен поддоннар әзерләү барышын күзәтте. "Мин кемнән ким, нишләп әле миндә болар юк - һәркем үзалдына шундый сорау куярга тиеш. Өстәвенә бар җирдә чисталык, тәртип", - диде Наил Гамбәрович. Шушында ук ул җитештерелгән товар: мунчала, себерке, буралар карады. Урман хуҗалыгы министры урманнарда янгыннары булдырмауга кагылышлы мәсьәләләргә аеруча басым ясады. Иске Маҗын авылы чатында төзекләндерелгән участок кунакларны таң калдырды. "Шәп! Менә шундый әйберләр республиканы бизәргә тиеш!" - дип соклануын белдерде мәртәбәле кунак.
Киңәшмә театр бинасында дәвам итте, биредә кунаклар "Минзәлә урманчылыгы" ДБУ эшчәнлеге хакында фильм карады. Министр монда да Минзәлә урманчыларын мактады, эшли беләләр, диде. Эшлекле әңгәмә питомниклар торышы, урман кисентеләрен үзләштерү, аларны карау турында дәвам итте. Урманда хокук бозулар булганда акт төзү темасына аерым тукталдылар. Шулай ук квартал баганалары, шлагбаумнар кую, ял урыннарын билгеләү, кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә читтә калмады.
реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев