Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәрәләнгән ишек аллары

Язын табигать җанланып кына китми, ә кар астында калган барлык нәрсәне "чишендереп" ташлый. Шул исәптән чүп-чарны. Картина елдан ел яхшыга үзгәрсә дә, бу чүпләмәү аркасында түгел, ә җыештырганга күрә шулай. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева белән берлектә үткәрелгән рейд шәһәребез урамнарында чүп бармы-юкмы икәнен белер өчен оештырылды.

Бөтен җирдә диярлек төрле пакетлар, буш сигарет тартмалары, алкогольдән бушаган күп санлы шешәләр ята. Кызганычка, күп кенә минзәләлеләр, бигрәк тә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр пөхтәлекләре белән аерылып тормыйлар, чүпне үзләре яшәгән фатирларның тәрәзә төбенә үк ташлыйлар. Кышын кар чисталык иллюзиясен тудырырга ярдәм итсә, язын бөтен дөреслек өскә калка. Мисалга, Изыскательләр бистәсендәге тулай торак янында башка чүпләр арасында бала юрганы, ирләр трусигы күрергә мөмкин. Биш катлы йортлар ишек алдында, подъезд алларында фанфуриктан бушаган шешәләр, гигиена средстволары аунап ята, шунда ук контейнерга барып җитмәгән төзелеш чүбе ауный.
- Әле кар ахырына кадәр эремәгән, ә кардан баш күтәреп торган чүпне күрергә була. Мондый хәл бигрәк тә күпкатлы йортлар янында күзәтелә. Кешеләр үз ишек алларын җыештырабыз дип белдерсәләр дә, алар моны елга бер генә тапкыр, шимбә өмәсендә генә башкаралар. Бу йортлар тирәсендә чүп күп, әмма аны беркем дә җыештырмый. Шуңа күрә дворниклар темасы бик актуаль, лаеклы хезмәт хакы бәрабәренә йортлар тирәсен җыеш-тыручы кеше табып булыр иде. Бу мәсьәләне тикшереп, карар кабул итәргә кирәк", - ди Елена Сысоева.
Бу фикер белән Мин-зәләдә яшәүче Александр Кукаркин да килешә:
- Чынлап та, йортлар тирәсендә чүп бик күп, аларны җыештырып тора торган кешеләр кирәк. Кешеләрнең подъезддан чыккач, вак чүпне урамга ташлаганнарын үз күзләрем белән күргәнем бар. Машина белән төяп түккәнем бар чүпне, чөнки шешәләргә абына-абына бала-чага да йөри бит.
Моннан тыш, Идарәче компания йортлар арасын начар көри, Садак бистәсе, 3\15 йортта яшәүчеләр үз ишек аллары, подъездларыннан йөзеп чыккандай чыгалар. Әлеге служба хезмәткәрләренә кар чистарту темпын арттыру бурычы куелды.
23 март көнне "Җир сәгате" дигән зур акция үткәрелә. Быел ул "Синең йөреш - минем йөреш. Планетаны коткару өчен дөньяга өндәү яса!" лозунгы астында үтәчәк. Ул безне уртак максатка - уңай экологик нәтиҗәгә ирешүгә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев