Реклама
Җәмгыять
Социаль гаделлек
"Социаль оптимизм" дигән мәкаләм чыккач, "ә син социаль гаделлек турында яза аласыңмы", дип төрттерүчеләр булды. Түбәндә шул сорауга җавап эзләдем.
Бабаларыбыз, кешенең бәхете үз кулларында, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Икенче төрлерәк әйтсәң, тормыш итүең, хәрәкәтләрең белән генә үз урыныңны табу мөмкинлеге бар дигән сүз. Үз мөмкинлекләреңне үзең чикләп, башкалар кайгыртмый дип зарлану дөрес түгел ул.
Дәүләт күләмендәге социаль гаделлек, байларны талап аларның малын уртак итеп бүлү түгел, ә һәркемгә үзенең мөмкинлекләрен файдаланырга юл ачу, дигәнне аңлата.
Сүз дә юк, бюджет сферасында эшләүчеләргә, социаль яклауга мохтаҗ булганнарга (пенсионерлар, инвалидлар) хөкүмәт кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Әйе, һәрберебезнең яхшы яшисе килә. Шуңа күрә халыкның хакимият структураларына дәгъвалары һәрвакыт булачак. Алга этәрүче көч бу. Чын лидер үз чиратында һичшиксез халыкны борчыган проблемаларны бөтен нечкәлекләренә кадәр тоеп торырга тиеш. Президентыбыз булып сайланган Владимир Путин да "Комсомольская правда" газетасында сайлау алды платформасы мәкаләсендә әнә шул сорауларның барысын да күтәрде. Бүгенге власть бүгенге проблемаларны таный һәм аларны киләчәктә ничек итеп чишәргә җыенуын аңлата. Ул материалда өченче бала тугач ай саен 7 мең сум акча бирү, пенсияне арттыру, пенсия яшен күтәрмәү, һәр кешегә үзе теләгән вакытка эшләргә мөмкинлек бирү, балалар бакчаларына чиратларны бетерү өчен төзелешне арттыру, инвалидларга өстәмә ярдәм турында да әйтелә.
Миңа иң ошаганы исә, эшче һөнәренең престижын күтәрү буенча конкрет чараларның булуы. Бу яңа эш урыннары ачылачак дигән сүз. Эшче аристократия булдыруга (югары квалификация дип аңла) фәкать заманча технологияләргә нигезләнгән яңа заводлар төзеп кенә, яисә искеләрен модернизацияләп кенә ирешеп була. Бу өлкәдә Татарстан һәрвакыт алда (ТАНЕКО, КазаньОргСинтез, КамАЗ, Менделеевскийдагы "Аммоний"), Минзәләнең "Изыскатель"е дә яңа технологияләр белән коралланып тора.
Социаль гаделлек булсын өчен тотрыклылык кирәк. Шул вакытта гына бүгенге тормышның яхшырачагына өмет бар. Чит илләр коткысына бирелеп, кирегә борылып, тагын 20-30 елны югалтыргамы?! Намус, әхлак югалу, эшләмичә күп акча эшләп, яшәп була дигән субкультура чит илдән керде бит. Без ул юлдан бара алмыйбыз.
Социаль гаделлек тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнсен өчен, бүгенге көндә бик күп сөйләнә торган гражданлык җәмгыяте кирәк. Гражданлык җәмгыяте ул һәр кеше үз позициясен якларга өйрәнгәндә генә туа ала. Бу тема күпкырлы. Киләчәктә нинди юлдан баруыбыз, алдан әйткә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев