Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сый-нигъмәткә бай булсын!

Район үзәгендә үткәрелә торган ярминкәләр - авыл кешесенә шәхси хуҗалыгында җитештерелгән итен, сөтен, балын, бакчасында үстергән яшелчәсен сату, ә шәһәр халкына шуларны арзанрак бәягә сатып алу өчен менә дигән чара.

Һәр елдагыча, район башлыгы Рәсим Садыков Яңа ел алды ярминкәсе уздыру инициативасы белән чыкты. Бу хәбәргә абзары тулы симертелгән малы булган авыл кешесе нык сөенгәндер. Чөнки бик күпләр итләрен алыпсатарларга 180-190 сумга сатып җибәрергә мәҗбүр бит, ә Минзәләнең үзәк базарындагы ит павильоннарында сатылучы итнең бәясен 240-280 сумга кадәр күтәрәләр.

Ә менә Яңа ел алды ярминкәсендә соңга таба итнең килосын хәтта 200 сумга сатучылар да булды. Гомумән, бу ярминкәдән дә халык кышка шактый азык-төлек запасы, мал-туарына, кош-кортына ашлыгын, катнаш азыгын, печән-саламын туплап куйды.

Шәһәр үзәгендә алты рәт булып урнашкан хуҗалыклар ыгы-зыгысыз гына сату иттеләр. "Вамин-Минзәлә", "Чулман", "Мензелинские зори" агрофирмалары, "Заиковский" хуҗалыгы алып килгән ит, катнаш азык, бодай, солы, арпаларын тиз арада сатып бетерделәр. КФХ "Госманов" алып килгән дуңгыз түшкәсе генә дә 250 килодан артык иде. Иркәнәштән Илдус Хамматов, Юртаудан Ирек Хамматов алып килгән итне дә халык тиз арада алып бетерде. Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗановның 17 килолы күркәсен күреп "телсез" калучылар да байтак булды. "Өреп кабарттыңмы әллә аны, балакаем?" - диде исе китеп бер әби. Наратлы Кичүдән Диләрә Сафиуллина, Тупачтан Илгизәр Миңнеханов, Фәйрүзә Гайниеваның да каз-үрдәкләренә күз тимәсен. Аларның продукцияләрен халык бик теләп алды."Рыбак"ҖЧҖнең балык сатыла торган машинасы янында чиратның иң озыны иде. Алар бер тонна балыкны ике сәгатьтә сатып бетерделәр.

Ярминкә шашлыксыз булмый инде, КФХ "Мифтахов" пешергән шашлыкка сорау зур булды. Ул 60 килодан артык тавык итеннән шашлык әзерләп алып килгән иде, аны пешереп сатты, Рәсимә ханым халыкны кайнар чәй белән сыйлады. Урман хуҗалыгы Яңа ел гүзәле - чыршы, нарат агачлары белән сәүдә итте. Минзәлә нәсел предприятиесе ярминкәгә саламны, костер, люцернадан әзерләнгән печәнне тюгы белән алып чыккан, заказ җыеп кирәк кешеләргә яңадан илтеп бирде.

Район башлыгы Рәсим Садыков ярминкәне карап чыкты,сатучылар, сатып алучылар белән аралашты, бәяләр белән кызысынды. Бу ярминкәдә бер миллион сумлык продукция сатылган. Ярминкәгә чыгучылар шәһәр уку йортлары студентларының әйлән-бәйлән уеннарын, үзешчәннәрнең концертын да бик яратып карадылар. Яңа елга менә шулай күтәренке кәефләр, сый-нигъмәткә бай табыннар белән аяк басты минзәләлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев