Реклама
Җәмгыять
Тамаклары тук, өс-башлары бөтен
Интернат-мәктәп - үз кагыйдәләре һәм традицияләре, чит-ят күзенә бик үк күренмәгән борчу-шатлыклары булган кечкенә бер дөнья ул.
Биредә балалар белем һәм тәрбия ала, медик-педагогик тернәкләнү уза, спорт белән шөгыльләнә, хезмәт итә, алдагы мөстәкыйль тормышка әзерләнә. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, балачакта алган тәрбия һәм әйләнә-тирә мохит аның язмышында җуелмас эз калдыра.
Бездә тәрбияләнүчеләр ел дәвамында интернат-мәктәптә яшиләр, һәм алар башкалар кебек үк, өйдәге кебек яшәү шартларына, сыйфатлы туклануга, матур һәм заманча модалы киемгә мохтаҗ. Боларның барысы бик күп чыгымнар таләп итә. Дәүләт бер тәрбияләнүчегә елына 200 мең сум акча сарыф итә.
Авыр тормыш хәлендә калган балалар язмышына битараф булмаган, чын мәгънәсендә Балачак йортын булдыруда бәяләп бетергесез өлеш кертүче оешма-учреждение җитәкчеләре булмаса, бу бурычларны ничек хәл итәр идек, моны күз алдына китерүе авыр. Киң күңелле кешеләр ярдәме нәтиҗәсендә ятим, мөмкинлекләре чикләнгән, белем бирүдә үзенчәлекле ихтыяҗ кичергән балаларга карата җәмгыятьнең мөнә-сәбәте яхшы якка үзгәрә, аларны аңлый.
Хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләрнең биредәге тормыш эшчәнлеген тагын да яхшырту һәм тәрбияләнүчеләрне бар нәрсә белән тәэмин итү өчен төрлечә ярдәм итү буенча интернат-мәктәп җитәкчелеге белән ты-гыз хезмәттәшлек итүе 2007 елда ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән Минзәлә муниципаль район башлыгы каршында Попечительлек советы булдыруга этәргеч бирде. Әлеге совет безнең интернатка хәйриячелек чараларын җәлеп итү һәм координацияләү, балалар үсеше һәм яшәеше яхшырсын өчен матди-техник базаны ныгыту максатларында оешты. "Татэнерго" ААҖ эшләре белән идарә итү начальнигы Гүзәлия Әхмәдиева бу советның рәисе итеп билгеләнде. Советка дәүләт учреждениесендә тәрбияләнүче балаларның хәлен яхшыртырга теләүче оешма-предприятие җитәкчеләре керде.
Ел саен Попечительләр советы белән берлектә интернатта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясен уздыру инде традициягә әверелде. 2011-2012 уку елы башында балаларга өс һәм аяк киемнәре өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы - 400 мең сум, мәктәпне тәмамлау-чылар өчен - 200 мең сум акча бүлеп бирсә, попечительләр исә балаларга 860 мең сумлык өс һәм аяк киемнәре бүләк итте. Тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына ТР Министрлар кабинеты раслаган исемлек буенча киемнәр алынды.
Агымдагы елның февраль аенда социаль педагог инициативасы буенча мәктәптә "Игелекле гамәл өчен бүләк" акциясе узды, интернат хезмәткәрләре балаларга бәйрәм киемнәре алу өчен бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.
Гаиләдәге кебек үк, без дә балаларга өс һәм аяк киемнәренә сак караш тәрбиялибез. Киемнәр тузмый, балалар үсә тора, кечкенәләргә күчә бара. Узган елның октябрендә Дербышки балалар интернат-йорты директорының ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә җавап итеп, интернат җитәкчелеге шунда ук аларга 200 пар колготки, оекбашлар, ун пар кулдан бәйләнгән оекбаш җибәрде.
Интернат-мәктәп хезмәт тәрбиясенә ориентлашкан, шуның өчен дә педагогик һәм тәрбияви процесс яшәеш өчен кирәкле булган социаль һәм хезмәт адаптациясенә өйрәтүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә балалар ял, бәйрәм, каникул чорында ел буена эшли торган "Бәхет аланы" сәламәтләндерү лагеренда ял итәләр. Биредә аларга спорт белән шөгыльләнү, ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган, өстәвенә тәрбияләнүчеләр авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып баралар, хезмәт күнекмәләре алалар. Бу максатларда алма бакчасы һәм укыту-производство терлек комплексы белән 10 га җир кишәрлеге бар. 1,5 га мәйдандагы мәктәп яны участогында һәм 115 кв метр мәйданлы теплицада балалар пеадгоглар белән бергә бәрәңге һәм төрле яшелчә үстерәләр, шул рәвешле үзләрен ел әйләнәсенә җитәрлек ризык белән тәэмин итәләр. Буш вакытларында универсаль кортта спорт белән шөгыльләнәләр, аны аларга нефтьчеләр бүләк итте.
Балалар әйләнә-тирә мохитны танып белсен, белемнәрен арттырсын, кешеләр белән аралашырга өйрәнсен өчен төрле экскурсияләр, шәһәр, район уч-реждениеләрендә, предприятиеләрендә хезмәт итүче төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев