Реклама
Җәмгыять
Таныклыклар әзер
4 мартта узачак РФ Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен Минзәлә районына 300 данә тору урыны буенча сайлау мөмкинлеге булмаган сайлаучыны учеттан төшерү (открепительный) таныклыгы кайтты.
8 гыйнвардан 12 февральгә кадәр чорда район территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан 32 таныклык бирелгән инде. Таныклыкны 13 февральдән 3 мартка кадәр үзеңнең сайлау участогы комиссиясендә алырга була.
Сайлау көнне үз участогына тавыш бирергә килә алмаган сайлаучы мондый таныклыкны алырга хокуклы. Таныклык тиешле сайлау участогында сайлаучының ни өчен участокка килә алмавы күрсәтелгән язмача гариза нигезендә бирелә. Ул сайлаучының үзенә яисә аның вәкиленә нотариаль төстә расланган ышаныч язуы нигезендә бирелә. Бу таныклык буенча сайлаучы сайлау көнендә үзе булган участокта тавыш бирә ала.
Таныклык ике өлештән: төп өлештән һәм ертып алына торган талоннан тора. РФ Президенты сайлаулары кабаттан уздырылу очрагы була калса файдалану өчен тавыш биргәндә төп өлеш сайлаучының үзендә калдырыла.
Таныклык кабаттан бирелми, ә дубликат исә югалткан очракта да бирелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев