Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татлы күчтәнәчләр

"Тургай" приютына Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыков белән бергә балаларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерергә якташыбыз Гиоргий Куприянов,социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да килгән иде.

Алар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләделәр, "Яхшылыклар яңа елга ияреп чыксын, яманлыгы иске елда калсын, хыялларыгыз тормышка ашсын", дип укуларында уңышлар теләделәр.

Рәсим Садыков приютка спорт инвентарьлары алу өчен 10 мең сумлык сертификат бүләк итте. Приют балаларына баллы күчтәнәчләрне район Советы депутатлары Равиль Миннехуҗин, Александр Кузнецов та җибәргәннәр. Балалар килгән кунакларга "5 ключей от сундучка" дигән әкият күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев