Технологияне үтәргә
"Николаевка" товарлыклы-сөтчелек фермасында "Мензелинские зори" агрофирмасына караган хуҗалыкларның семинары булып узды.
Әлеге семинарга килгәнче без Рус Каран авылындагы фермадагы таналарны карадык. Монда 214 баш тана асрала. Сенажның сыйфаты яхшы түгел, ниндидер ис килә. Бу сенаж люцернадан салынган, аны базга җилләтеп салырга онытканнар бугай. Печәннең дә сыйфаты бик әйбәт түгел, ул да күгәргән, мондый печәнне биргәнче бу терлекләргә салам ашатуың хәерлерәк.
Николаевка фермасында 630 баш савым сыеры исәпләнә. Бер сыерга исәпләгәндә 6 кг сөт савыла, шуның 3500 килограммы Алабуга сөт комбинатына озатыла. Хуҗалыкның фермасында 65 тана бар, алар каплатылган, тагы 150 баш тананы яз көне каплатырга уйлыйлар. Таналар янында ике үгез йөри. Хуҗалыкта район белгечләренең киңәшенә колак салырга, аны истә тотарга кирәк, ә технологияне дә төгәл үтәү зарури. Сыерлар торагында кайсы сыерның каплатылганын белеп булмый. Терлекләр алдында силос, сенаж җитәрлек. Һәр сыерга 4,5 кг катнаш азык бирелә. Монда азыкны "Делаваль" азык җайланмасы аркылы бутап, тураклар бирәләр. Ферманы карап йөргәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ю.Исламов вакуумнарның краны юклыгына да игътибар итте. Бозаулар торагында 2-3 айлык 58 баш бозау тәрбияләнә, аларга яхшы шартлар тудырылган, бозауларның колакларында биркалары (кайчан туганны исәпләп баручы тамга) юк. Яшь бозауларны үлчи торган үлчәгеч тә эшләми. Бөтен исәп конторада исәпләнелә, ә экономия фермада эшләнә. Фермада маллар, ягъни сыерлар пычрак, Юрий Исламов сыерларны махсус кәтмән ясап, чистартырга кирәклегенә басым ясады. Гомумән хуҗалыкта җитешсезлекләр бар, аларны тиз арада бетерергә кирәк.
Семинарның практик өлеше беткәч анда катнашучылар клубка җыелып экономик күрсәткечләрне анализладылар. Агрофирма хуҗалыкларының җитәкчеләренә, белгечләренә 1 ц сөт, 1 ц ит җитештерү өчен күпме азык берәмлеге, күпме чыгым китүе турында отчет бирергә туры килде. "Николаевское" хуҗалыгында 1 ц сөт җитештерү өчен 2,5 тапкыр азык күбрәк тотыла. Хуҗалык узган елны һәр сыердан 2700 кг нан күбрәк сөт сауган, быел терлекләргә 2 мәртәбәдән күбрәк азык ашаталар, ә сөт һаман шул былтыргы дәрәҗәдә. Хуҗалыкта ит җитештерү буенча да шул ук хәл. Ит, сөт җитештерүнең үзкыйммәте югары булгач, хезмәт хакы буенча да "Николаевское", "Калинин" хуҗалыкларында эшләр шәптән түгел. Агрофирмада 1 ц сөтне 12 сумга җиткерәләр, хөкүмәткә 12 сум 44 тиеннән саталар, 44 тиен генә файда кала, шуңа акча юк, дип ассызыклады район башлыгы Рәсим Садыков. Терлек азыгы әзерләгәндә төгәл учет юк, арттырып язабыз, шуңа продукциянең үзкыйммәте югары була. Әлеге мәсьәлә буенча җаваплылыкны хуҗалык җитәкчеләре үз өсләренә алсыннар. Моның өчен урында нормаль җитәкче кирәк, исәп-хисап эшләрен дөрес итеп алып бару зарури. Агрофирма буенча 1 февральгә 150 баш мөгезле эре терлек кимегән, бу мәсьәлә буенча да җитәкчеләрне утлы табага бастырды район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев