Реклама
Җәмгыять
Теләгәнеңне сайла
Күпләрегез хөкүмәтнең социаль әһәмияткә ия булган азык-төлеккә чикләнгән хак куюлары турында ишеткәндер. Беренче карашка, бәяләрнең чиге билгеләп куелган булырга тиеш. Ләкин чынлыкта бу шулаймы соң?
Кибеткә яки базарга чыгып шул азык-төлекләрнең бәясен карасаң, аларның кай- берләренең бәясе чикләнгән бәядән 30% тан да күбрәк икәне күзгә ташлана. Гади эшчеләргә, пенсионерларга бәяләрнең югары булуы бигрәк тә сизелерлек. Безнең шәһәребездә яңа зур супермаркетлар саны арта бара, ләкин алардагы "кычкырып тора торган" рекламаларга ышанырга буламы? Андагы бәяләр дөрестән дә арзан микән? Әллә ул рекламаның психологик алымы гынамы?
Без, кулланучылар, өлкән буын бигрәк тә, "акция"ле азыклар дигән матур рекламалы кибетләргә йөгерәбез. Ләкин бер җирдә ташлама белән бирелгән хак, бүтән кибеттәге хаклардан кыйммәтрәк булырга мөмкин һәм ул эшмәкәрләрнең хакларны арттыруы нәрсәгә бәйле икәнлеген без бер дә уйламыйбыз. Шулай итеп, без шәһәрнең супермаркет һәм сатып алучы күп йөри торган бер кибетендәге социаль әһәмияткә ия булган азык- төлекләрнең бәяләренә күзәтү ясадык.
Икмәк-булка эшләнмәләре һәр кибеттә чикләнгән бәядән 15%тан өстенрәк итеп сатылырга, ә сөт ризыкларына бәя 12%тан артырга тиеш түгел. Кибетләрдә бу кагыйдә үтәлә һәм уртача икмәк-булка 22 сумнан, сөт 25 сумнан артык түгел. Ләкин супермаркетларда Яр Чаллы шәһәреннән китерелгән икмәк-булка эшләнмәләрен күпкә арзанрак бәягә табып була - уртача 15 сум.
Ярмаларга килгәндә, шулай ук супермаркет өстенлек ала, монда иң кыйммәтен дә, иң арзанын да табып була.
Яшелчәләргә хаклар тиеннәр дәрәҗәсендә тирбәлә. Ал- маларның да төрлесе бар, ләкин аның иң арзанын супермаркетта табып була.
Акциягә кире кайтканда, бер кибеттә акция белән сатыла торган тавык итенең килосы 83,50 булса, бүтән кибеттә аны гади хак белән дә, 77,90 сумга, алып була.
Чәйне карасак, супермаркетта күпчелек "фирменный" кыйммәтле чәйләр, ә менә гади кибеттә арзан чәйләр бик тә популяр һәм, әлбәттә, арзан.
Шикәр комына килгәндә, бәяләр арта гына бара. Кайбер кибетләрдә аның бәясе 30 сумнан узган, ләкин шулай ук кайберләрендә 28,90 сумга да табып була.
Шулай итеп, нинди кибеттә азык-төлек сатып алырга сез үзегез сайлысыз. Иң мөһиме - ризыкларның сыйфатлы булуында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев