Реклама
Җәмгыять
Теләк һәм мөмкинлек бердәмлеге
Район башлыгы Рәсим Садыков авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы очрашуын Иркәнәш авылындагы чишмә янында үткәрде.
Үз теләге белән һәм мөмкинлекләр табып чишмә тирәсен төзекләндергәне өчен Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрә- фетдиновка рәхмәт әйтте район башлыгы. Һәр авыл җирлегендә халык рәхмәт әйтеп куллана торган урыннар булдыру өчен иң мөһиме - теләк кирәклегенә тагын бер кат басым ясады Рәсим Садыков. Башлап йөрүчеләрнең яки башлыкның теләге булса, авылда яшәүчеләрне дә күндереп була, акчалы кешеләрне дә үгетләргә мөмкин, бюджеттан да ярдәм итү мөмкинлеге эзли башлыйсың...
Юл буйларын чүп үләннәреннән чистарту турында сүз чыккач, бу мәшәкатьле эштә урманчыларны, инвесторларны һәм юлчыларны катнаштыру проблемасы да күтәрелде.
Бу эштә техника куллануны арттыру максатыннан республика җитәкчелегеннән трактор һәм чапкыч сораячаклары да әйтелде.
Хезмәт кешесе кайда гына эшләсә дә, тормыш- көнкүреш проблемалары белән күп очракта власть янына киләчәк. Шуңа район җирлеге территориясендә булган һәм хуҗалык итүче субъект торак-пунктларының социаль йөзен яхшыртуда актив катнашырга бурычлы. Хезмәт кешесенең, югары квалификацияле кадрларның дәрәҗәсе арта бара.
Авыл җирлекләре башлыклары Татар Мөшегесе мәктәп яны территориясе белән дә таныштылар. Әлеге коллективның тырышлыгы белән биредә чәчәкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең киң ассортименты үстерелә.
Бу көнне ярты еллык эшләргә йомгак та ясалды. Район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов авыл җирлекләре башлыкларына товар алырга сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев